Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Китәсездәмени, аккошлар?!

Шулай дип дәшүем юкка түгел чыгарылыш сыйныф кызларына. Безнең өчен бик кадерле һәм якын булган Эльза, Айсылу, Лилиябез белән аерылышыр мизгелләр дә килеп җитте. Алар өч кенә бөртек, әмма тырышлыкларына күз тимәсен. Тыйнак, кешелекле, ярдәмчел булулары белән дә аерылып тордылар алар. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләренә дә "афәрин!" генә диясе килә....

Шулай дип дәшүем юкка түгел чыгарылыш сыйныф кызларына. Безнең өчен бик кадерле һәм якын булган Эльза, Айсылу, Лилиябез белән аерылышыр мизгелләр дә килеп җитте.
Алар өч кенә бөртек, әмма тырышлыкларына күз тимәсен. Тыйнак, кешелекле, ярдәмчел булулары белән дә аерылып тордылар алар. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләренә дә "афәрин!" генә диясе килә. Рус теленнән уртача - 81, ә математикадан 66 балл җыйдылар бу кызларыбыз.
Мәктәптә укыганда Эльза Ямалиева фән нигезләрен "4" һәм "5" билгеләренә генә үзләштереп барды. Активлыгы белән дә аерылып торды. Кул эшләренә дә бик оста ул.
Айсылу Шәймәрданова мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Оста, чая, уңган-булган Айсылуыбыз, имтиханнарда югары баллар җыеп, безнең өметләрне тулысынча аклады. Спортчы да әле ул. Җиңел атлетика буенча район күләмендә узучы ярышларда беренчелекне беркемгә дә бирмәде. 11 ел дәвамында алган спорт медальләре санап бетергесез. Йөгерү буенча III разрядка ия спортчы кызыбыз.
Лилия Зарипованың да тырышлыгы бушка китмәде. 25 июньдә район үзәгендә мәктәп тәмамлаучыларны хөрмәтләгәндә аңа да көмеш медаль тапшырачаклар. Үтә тырыш һәм сәләтле укучыбыз булды ул безнең. Лилия инглиз, рус телләрен аеруча яратып укыды. Бу фәннәр буенча республика олимпиадасында да көчен сынады. Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән - 95, инглиз теленнән 75, математикадан 72 балл җыйды. Бу - районда иң югары күрсәткечләр.
Укучыларның уңышларында, әлбәттә, укытучыларның да өлеше гаять зур. Земфира Мулланурова, Г.Шәйхетдинова, Альбина Гыйззәтуллина, Фәния Нуриева, Г.Габбасовага бик рәхмәтле кызлар. Соңгы 5 елда мәктәп тәмамлаган 18 укучыбызның 9ы (50%) медальгә лаек булган икән, бу - безнең өчен зур горурлык.
Мәктәбебезнең йөзек кашы булган бу өч кыз белән хушлашу бик моңсу булыр безгә. Аккошлар кебек ерак юлга чыгачак кызларыбызның юлларында киртәләр очрамасын иде. Киләчәктә дә тоткан кыйблагыз туры булсын, һәркайда уңыш елмайсын сезгә! Кайда гына укысагыз да, яшәсәгез дә Кадыбаш мәктәбенең горурлыгы булыгыз.
Эльмира РӘСҮЛЕВА,
Кадыбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев