Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошлар кайта, ә сез китәсез

Туган якка кошлар кайткан иң күңелле, иң матур вакытта буй җиткән егетләребез хәрби бурычларын үтәргә китәләр. Ярый әле, күпкә түгел, икенче язга кошлар белән бергә алар да туган йортларына кайтып җитәчәкләр. Өзгәләнеп көтә әни йөрәге Нәкъ бер елдан исән-имин күрешергә язсын бу егетләребез белән. Армия аларны тәртипкә, тормышны танырга өйрәтсен,...

Туган якка кошлар кайткан иң күңелле, иң матур вакытта буй җиткән егетләребез хәрби бурычларын үтәргә китәләр. Ярый әле, күпкә түгел, икенче язга кошлар белән бергә алар да туган йортларына кайтып җитәчәкләр.

Өзгәләнеп көтә әни йөрәге

Нәкъ бер елдан исән-имин күрешергә язсын бу егетләребез белән. Армия аларны тәртипкә, тормышны танырга өйрәтсен, тугры дуслар тапсыннар. Иң мөһиме, әти-әниләрен сөендереп торсыннар. Шалтыратып хәлләрен белсеннәр. Газизенең "Минем белән бар да яхшы, әни, борчылма" дигән сүзен ишеткәч кенә аның йөрәге тынычлана.

"Чакырылыш көне" беренче тапкыр "Авангард" Яшьләр үзәгендә узды. Әнә, бик тиздән армиягә алынучы егетләр залга узалар. Бераз дулкынлану да бар үзләрендә, борчылу да сизелә. Аларга карагач, Төньяк флотта корабльдә матрос булып хезмәт итүче улы Викторны күргәндәй булгандыр Светлана Степанова да. Дүрт ай корабльдә хәрби бурычын үтәүче улының һәр хәбәрен көтеп ала ул.

- Татарстан Хөкүмәте бүләк иткән кәрәзле телефоныгызга һәр айны ике мең сум акча күчерелә. Дуслар да, сөйгән кызлар да көтәрләр, ә менә ана йөрәгенең ничек өзгәләнгәнен онытмагыз. Иң беренче әниегезгә шалтыратыгыз. Мин дә улымның: "Әни, хәлләр ничек? Диңгезче улың өчен борчылма", - дигән сүзләрен ишеткәч кенә тынычлангандай булам, - диде ул.

Армиягә - буш кул белән

Булачак солдатларга күпме генә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирсәң дә аз булыр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов, хәрби комиссар Илгиз Галиев әнә нинди киңәшләр бирделәр егетләргә:

- Армия ул кемнең кем икәнен аерырга өйрәтә. Авыр вакытта җилкәсен куярдай тугры дуслар табыгыз. Беренче өч ай нык сагындыра, түзегез. Якыннарыгызны проблемалар белән борчымагыз. Кешелекле, гади, намуслы булыгыз. Сезнең турыда безгә командирларыгыздан бары яхшы хәбәрләр генә килсен, - диделәр алар.

Әле күптән түгел генә солдаттан кайткан Артур Исрафилов яшьтәшләрен армия тормышы белән кызыктырды:

- Армиядән качу егет кешене бер дә бизәми. Әйе, беренче айларда җиңел булмаячак. Түзәргә кирәк. Соңыннан барысына да ияләшәсең, командирлар белән дә уртак тел табасың. Мин үзем хезмәт иткән Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьны хәзер дә сагынып искә алам. Солдат дуслар белән элемтәдә торабыз, - диде ул.

Экранда Казандагы "Патриот" чакырылыш пункты тормышын аеруча кызыксынып карадылар булачак солдатлар. Әнә, чәчләр кырылды, медицина комиссиясе узылды, солдат ашы ашалды, казармада төн кунылды. Шулай итеп, солдат тормышы башланды. Булачак солдатка өеннән армиягә ике кулын селтәп кенә китсә дә була. Чөнки армиядә телефон гына биреп калмыйлар, ә шәхси гигиена әйберләренә кадәр тараталар.

Кулъяулыгың - бүләгең

Хәзер армиягә сөйгән кызлар кулъяулык чигеп озатмаса да, солдат ашлары уздыру йоласы әле дә сакланып килә. Язгы чакырылышта, мәсәлән, Девәтернә җирлегеннән 5-6 егет армия сафларына алыначак.

- Армиягә китәм дип мәктәп тәмамланганнан соң укырга да кермәдем. Хәрби комиссариат Түбән Камада "права"га укытты. Инде менә хәзер медицина комиссиясе узып йөрим. Авылдашым Фәрһад Галин, сыйныфташым Рамис Ногманов та армиягә алыначаклар. Бер көнне китсәк, күңеллерәк булыр иде. Әни: "Аш уздырабыз, улым, армиягә сине зурлап озатабыз", - дип әзерлек эшләрен башлады инде. Армиядә җиңел булмас. Әмма без - авыл егетләре, авырлыкларга бирешмәбез дип уйлыйм. Ә аннан кайткач укырга керергә хыялланам", - ди Гали авылыннан Фәнзил Рамазанов.

Әнә шулай, хәрби комиссариатларда кызу эш кайный бүген. Ватан алдында бурычларын үтәргә җыенучыларны тикшерәләр, электрон карта әзерлиләр, булачак хәрбиләргә киңәшләр дә бирәләр. Исән йөреп, сау кайтыгыз, Әгерҗе егетләре!

Ххх

"Чакырылыш көне"ндә хәрби-диңгез флоты ветераннарының район җәмгыяте рәисе Раиф Гәрәев Балтыйк флотында хәрби бурычын үтәгән, хәзер 2нче мәктәптә яшь буынга белем бирүче Ринат Шакировка "Диңгез гаскәрләренә - 300 ел" һәм "Балтыйк флотының диңгез гаскәрләренә - 50 ел" дигән медальләр тапшырды.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев