Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Мари эстрадасында яңа йолдыз

Күптән түгел мари эстрадасы күгендә яңа йолдыз калыкты: Бима егете Сергей ПАКЕЕВның исеме көннән-көн популярлаша бара. Йошкар-Ола мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты булган Сергейның күп вакыты уку белән узса да, баянчы егет бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга, хәтта Россия буйлап концертлар куярга да өлгерә. Җәй башы - аның өчен "урак өсте". Имтиханнар...

Күптән түгел мари эстрадасы күгендә яңа йолдыз калыкты: Бима егете Сергей ПАКЕЕВның исеме көннән-көн популярлаша бара.

Йошкар-Ола мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты булган Сергейның күп вакыты уку белән узса да, баянчы егет бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга, хәтта Россия буйлап концертлар куярга да өлгерә. Җәй башы - аның өчен "урак өсте". Имтиханнар тапшырасы бар, инде концерт графигы да күптән төзелеп куелган. Балачактан гармунда уйнап-үскән егет әлеге яраткан уен коралын кулына алмый түзәме соң инде?!

- Бабам оста баянчы иде. Ул кулына баянын алгач үземнең аның тирәсендә ничек бөтерелгәнемне, бармакларының гармун телләрендә ничек биегәнен күзәтеп торганымны хәтерлим. Бу уен коралына хирыслыгымны сизгән әти-әни миңа да кечкенә гармун алып бирделәр. Менә шуннан соң минем аннан аерылганым юк та инде. Авыл Мәдәният йортында ничә яшьтә чыгыш ясый башлаганымны да хәтерләмим, - ди Сергей.

Мәктәптә укыганда Сергей Бима Мәдәният йорты каршында эшләүче "Эр ужара" ансамблендә чыгышлар ясый. Район күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә җиңү яулый. Ә менә Казанда беренче тапкыр чыгыш ясаганы бүген дә күз алдында аның.

- Башкалада җыр фестивале узган иде ул чакта. Зал тулы тамашачыны күреп бик каушадым. Хәзер инде курку хисе юкка чыкты. Быел "Мари Иле" радиосы концертына чакыру алгач та бик рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Анда республиканың бөтен төбәкләреннән артистлар җыелды, - ди якташыбыз.

Студент егет туган авылы Биманы да онытмый. Биредә аны якыннары, авылдашлары көтә. Мәдәният йортында Сергейның дәртле җыпрларына рәхәтләнеп бииләр, кушылып җырлыйлар. "Семык" бәйрәменә кайтырга да вәгъдә бирде Сергей. Бөтен республикадан җыелган милләттәшләребезгә ул иң матур җырларын бүләк итәчәк.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев