Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Мәктәбебез йолдызы

Язлар, җәйләр килә дә җитә. Ел да мәктәп алдындагы сириннәр шау чәчәккә күмелә, җир-һаваны сафландырып, ләйсән яңгырлар ява. Табигать яшәргән иң матур көннәрдә ел саен мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озату тантанасы үткәрелә. Егет-кызларга карагач, тәннәр чемерди, яшьлек искә төшә, аларның ихлас рәхмәтләрен ишетеп күңел тула. Бу халәт...

Язлар, җәйләр килә дә җитә. Ел да мәктәп алдындагы сириннәр шау чәчәккә күмелә, җир-һаваны сафландырып, ләйсән яңгырлар ява. Табигать яшәргән иң матур көннәрдә ел саен мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озату тантанасы үткәрелә. Егет-кызларга карагач, тәннәр чемерди, яшьлек искә төшә, аларның ихлас рәхмәтләрен ишетеп күңел тула. Бу халәт инде ничә еллар кабатланса да, аңа күнегеп булмый икән.
Гөлинә, Наташа, Илшат, Марсель, Рамил, Владимир, Салават... Җиде бөртек, ләкин җиде олы дөнья, җиде омтылыш, җиде пар хыял канаты, яшьлек җилкәннәрен ? киргән җиде кораб. Аларның һәркайсы үз балаларыбыз кебек бик якын һәм кадерле. Алар белән күпме дәресләр узган, ярыш-бәйгеләрдә җиңү яуланган, күпме бәйрәмнәр гөрләгән. Борчылу-мәшәкатьләр дә булган, әлбәттә.
Әнә, сәхнәдә Салават җырлый, шушы җыры белән ул гүя барыбызның да хисләрен ачып сала:
Озын тәнәфес шикелле
Аерылган елларым.
Башланыр да яңа дәрес,
Килерсең күк елмаеп.

Салават Ибраһимов... Уку алдынгысы, чыгарылыш кичәсендә көмеш медаль алачак егетебез I сыйныфтан ук һәрвакыт тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торды. Ихтыяр көче зур аның, белем алуга омтылышы чиксез. Ул, укучыларның акыл сәләтен барлый торган бәйгеләрдә, конференцияләрдә еш катнашып, бүләкләргә лаек булды.
11 ел дәвамында Салават мәктәптә үзен төрле яктан күрсәтергә өлгерде. Спортны да бик яратты. Мәктәпнең волейбол, баскетбол җыелма командалары белән яуланган җиңүләр, җиңел атлетика буенча алынган призлы урыннары аның физик яктан чыныккан егет икәнен күрсәтә. Салаватны мәктәбебезнең йолдызы иткән тагын бер сәләте бар. Ул - җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк егет. Район күләмендә узган иҗади фестиваль, бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучыбызның моңлы тавышын без бик еш сагынып искә алырбыз.
Ул сыйныфташлары өчен ышанычлы чын дус, үзе белән Барҗы-Умга авылыннан килеп укучы балаларга олы ярдәмче булды. Бар яктан үрнәк, тыйнак, тәрбияле, шәфкатьле авыл егетен без һәрчак башкаларга өлге итеп күрсәттек.
Мәктәбебез йолдызы Салаватның мәктәп белән саубуллашыр көннәре җитте. Шуңа күрә аның җыры да сагышлы яңгырый... Ләкин без ышанабыз: киләчәктә ул эш-гамәлләре белән Барҗы-Умганың, мәктәбебезнең горурлыгы булыр.
Люция Саматова.
Кичкетаң урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев