Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Мәңге яшә, “Көмеш каләм”!

"Көмеш каләм" яшь иҗатчылар район фестивале быел XIV тапкыр уздырылды. Ул Әгерҗе районы оешуга - 85, Әгерҗе шәһәре төзелүгә - 75 ел һәм Татарстанда "Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Салагыш авылы бу көнне районыбызның иҗат әһелләрен, 12 мәктәптән каләм тибрәтүче укучыларны һәм аларның мөгаллимәләрен җыйды. Талантларга...

"Көмеш каләм" яшь иҗатчылар район фестивале быел XIV тапкыр уздырылды. Ул Әгерҗе районы оешуга - 85, Әгерҗе шәһәре төзелүгә - 75 ел һәм Татарстанда "Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Салагыш авылы бу көнне районыбызның иҗат әһелләрен, 12 мәктәптән каләм тибрәтүче укучыларны һәм аларның мөгаллимәләрен җыйды.

Талантларга бай як
Быелгы "Көмеш каләм" фестивале Салагыш мәктәбендә оештырылган икән, бу очраклы түгел. Чөнки әлеге мәктәп укучылары елның-елында бу бәйгедә төрле номинацияләрдә җиңү яулыйлар. "Әлеге фестивальне укучыларыбыз һәрвакыт көтеп алалар. Хикәя, шигырь язу булсынмы, журналистика өлкәсеме укучыларыбыз берсендә дә сынатмый. Без 12 "Көмеш каләм"дә призлы урыннар яулавыбыз белән горурланабыз", - диде мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов. "Иҗат кешеләренә Салагышыбызның искиткеч матур табигать буенда урнашуы, гүзәл Чулман, Иж елгалары да илһам бирә. Укучылар арасында да талантлы балалар күп. Ә төрле төбәкләргә сибелеп яшәгәннәрен барласаң күпме алар...", - диде шушы авылда туып-үскән, хәзер Исәнбайда гомер кичерүче мәгариф ветераны, үзе дә иҗатка гашыйк Гүзәлия ханым Исмәгыйлева. Моның шулай икәнлегенә без фестиваль барышында тагын бер тапкыр инандык.
"Көмеш каләм" фестивален ачып җибәргән 100 еллык тарихы булган Салагыш мәктәбе укучылары үзләренең сәнгатькә гашыйк булулары белән шаккатырдылар. Әнә, укучылар иҗат итәр өчен илһам кайда дип сорадылар да үзләре үк бик матур итеп шул сорауга җавап та бирделәр. Баксаң, иҗатка бөтен нәрсә этәрә икән: илһам ул күктә, җирдә, урманда да була. Рәшә, буран, яшен, мәхәббәттә яну, балаларның шат йөзе, кояш тулган тамчылар, чәчәк таҗлары, кошлар сайравы, иген шаулавы да күңелдә дәрт уята, хисләндерә... Аны тоемлау, сизү һәм ак кәгазьгә төшерү генә кирәк. Ә биредә нәкъ менә шундый талантлар җыелган да инде. Телебезне, мәдәниятебезне сакларга өндәделәр. "Тел язмышы - безнең кулда, саклыйк, зурлыйк аны!" дип залда утыручыларга мөрәҗәгать тә иттеләр.
Укучылар тарихи елъязмаларга кергән, бик күп күренекле мәгърифәтчеләр, язучы, галим, сәнгать эшлеклеләре, яу һәм хезмәт батырлары биргән төбәктә яшәүләре турында шатланып сөйләделәр. Чыгышларын матур җыр-шигырьләр, биюләр белән баеттылар. Бу авылда тукмак та биидер, мөгаен. Малайлар да өздерәләр, кызлар да күбәләктәй бөтереләләр. Барысы да - җырчы, биюче, нәфис сүз остасы. "Җиде җыр язылган берәр авыл турында ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Ә безнең Салагыш турында нәкъ шуның кадәр җыр язылган", - диде бу авылның сандугачы Тәнзилә апа Хәбибуллина һәм М.Ногман сүзләренә Р.Яхин көй язган "Салагыш болыннары" җырын башкарды.
"Узган ел мәктәп директоры Айдар Миңнефатыйхович киләсе елга "Көмеш каләм" безнең мәктәптә узсын әле дип тәкъдим иткән иде. Эстафета таягын сезгә тапшырып ялгышмаганбыз. Мәктәбегездә 69 гына бала укыса да, аларның бөтенесе дә - җырчы-биючедер. Чынлап та, укучыларның чыгышларын сокланып карадык. Рәхмәт сезгә!" - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. Ул шулай ук районда каләм тибрәтүче балаларның иҗат җимешләрен төрле вакытлы матбугат басмаларыннан укып горурлануын да әйтте. "Без "Көмеш каләм" фестивале турындагы язмаларны һәм фотосурәтләрне район, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтларына урнаштырачакбыз. Димәк, сезне ерактагы танышларыгыз да күреп, туган төбәкләрендә яшәүче иҗатка гашыйк балалар белән горурланачак", - диде ул.

Шушы төбәктән сез
Галим-археограф, текстолог Зәйнәп Максудова, математик Әнвәр Тукаев, профессор, медицина фәннәре докторы Маһирә Максудова, доцент, РФнең халык мәгарифе отличнигы Алмазия Нуриева, Казан кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, диктор, журналист Эльс Гадел, драматург Юныс Әминов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Венера Шәрипова һәм башкалар турында ишеткәч без горурланып "Алар Салагыш төбәгеннән чыккан райондашларыбыз", - дип әйтәбез.
Биредә туып-үскән бер төркем каләм ияләре быел матур юбилейларын билгеләп үтәләр. Әдәбият белгече, язучы, "Казан утлары" журналының әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире Мансур Вәлиевка 65 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Ямурзадан сугыш ветераны, шигырь китаплары авторы Шиһабетдин Садыйков та 90 яшенә килеп җиткән. Салагыштан Гүзәлия Исмәгыйлева, Уразайдан Асия Корбангалиева да матур юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Салагышлылар "Яңарыш" газетасы хезмәткәре, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Батталов, бик күп җырларга көй язган Гафият Нигъмәтуллин, шигъри җанлы Тәнзилә Хәбибуллина, Сәлимә Ижбулдина, Раилә Бариева белән дә горурланалар. Аларның күбесе бу көнне "Көмеш каләм" фестивалендә дә катнашты. Шулай ук әлеге фестивальгә нигез салган Гәүһәрия Шәймәрданова, Наилә Харисова җитәкчелегендәге "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да ашкынып, дәртләнеп килгәннәр иде. Әмма, ни кызганыч, аксакал язучыларыбыз Габдулла Галиев һәм Чыңгыз Мусин, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамова быелгы бәйгегә килә алмадылар.

Иҗат уты дөрләде
Быелгы "Көмеш каләм" фестивалендә яшь иҗатчылар "Нәфис сүз", "Яшь хикәяче", "Яшь шагыйрь", "Яшь хәбәрче" номинацияләрендә көч сынаштылар.
Быел нәфис сүз осталарына Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәләх, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева һәм башка яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлау бурычы йөкләнгән иде. Моңа кадәр гел бер авторларның һәм берүк шигырьләрне сөйләгән укучылар быел жюри әгъзаларын шаккатырдылар. Салмак кына уйнаган музыка астында алар шулкадәр бирелеп шигырь сөйләделәр. Әнә, 4нче мәктәптән Айгөл Заһретдинова шигырен хәтта гитарада уйнап бизәде. "Без сезне онытылып тыңладык. Матур чыгышларыгыз өчен һәрберегезгә беренче урынны бирерлек иде. Сезне әзерләгән укытучыларга һәм үзегезгә бик зур рәхмәт", - диде укучыларны бүләкләп район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. Бу номинациядә абсолют җиңүче булып Кадыбаш мәктәбеннән алыштыргысыз Фәрһад Рәсүлев калды. Кадыбаштан Айгөл Мулланурова, Кичкетаңнан Инзилә Бәшәрова I урын яуладылар. 4нче мәктәптән Айгөл Заһретдинова, Кадыбаштан Диләрә Мусина, Девәтернәдән Лиана Габбасова - II, Исәнбайдан Айсылу Зәйнуллина, Зәринә Хуҗина, Иж-Бубыйдан Зөлфия Чигвинцева III урын алдылар.
Иң авыр номинация булса да, яшь хикәячеләр дә сынатмадылар. Алар арасында бирелгән өзекне дәвам итеп матур гына хикәя язучылар күп булды. Исәнбайдан Гүзәл Мухъянова, Тәбәрледән Роза Гәрәева, Салагыштан Лилия Минһаҗева - призлы урыннар алдылар.
"Яшь шагыйрь" номинациясендә катнашучылар табигать, туган як темасына шигырь язарга тиешләр иде. Һәр елны диярлек бу номинациядә җиңү яулаучы салагышлылар бу юлы да дилбегәне үз кулларында тоттылар. Иң матур шигырь әлеге мәктәптән Илназ Баһаутдиновныкы булды. Кадыбаштан Зилә Әхмәтова, Девәтернәдән Таңсылу Арсланова да - призлы урыннарда.
Татарстанда экология елы булгач, яшь хәбәрчеләр өчен без әлеге теманы күз уңында тотып "Табигатьтән башка яшәү юк" темасын сайладык. Иң матур язма авторлары Тирсәдән Ләйсән Абзалиева, Кичкетаңнан Айгөл Хөснетдинова, Тәбәрледән Әлфия Шаһабиева язмалары иң матурлары булды.
Бу көнне бәйрәмгә килгән Чаллыда нәшер ителүче "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Факил Сафин да Әгерҗедә талантлы балаларның күплегенә соклануын белдерде. "Бүгенге фестиваль чын бәйрәм рухы алды. Сезнең осталыгыгызга сокланып утырдым. Безнең гәҗиттә дә әгерҗелеләр каләмнәрен аз чарламадылар. Киләчәктә дә дуслыгыбыз дәвам итсен", - диде ул.
"Көмеш каләм" иҗат фестивале ахырына якынлашса да, аннан һич кенә аерыласы килмәде. Чынлап та, Салагыш төбәгенең сихри көче иҗат кешелшәренә тагын да дәрт, илһам өстәде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев