Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Милләт язмышы – безнең кулларда

Тирсә мәктәбендә узган "Татар кызы" бәйгесендә алты кыз катнашты. Аларның һәркайсы сөйкемле, гүзәл, нәфис буй-сынлы булу белән бергә, әдәпле, уңган булуларын тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Мин әлеге бәйрәмнең алып баручысы идем. Беренче бәйгедә кызлар татар халык киемнәре һәм аларның тарихы белән таныштырдылар. Аннан токмач кисүдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Элек...

Тирсә мәктәбендә узган "Татар кызы" бәйгесендә алты кыз катнашты. Аларның һәркайсы сөйкемле, гүзәл, нәфис буй-сынлы булу белән бергә, әдәпле, уңган булуларын тагын бер тапкыр күрсәттеләр.
Мин әлеге бәйрәмнең алып баручысы идем. Беренче бәйгедә кызлар татар халык киемнәре һәм аларның тарихы белән таныштырдылар. Аннан токмач кисүдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Элек тә бит киленнең уңганлыгын токмач кисү осталыгына карап билгели торган булганнар.Бу бәйгедә Таңсылу Кәримовага тиңнәр булмады. Кызлар бик матур итеп бишек җырларын да башкардылар. Ял иткән арада музей җитәкчесе Рүзидә Мусина
укучыларны татар халык уеннары белән таныштырды, бергәләшеп уйнап та алдылар.
Татар кызлары, хатыннары элек-электән аш-суга оста булган. Бәйгедә катнашучы кызлар өйләреннән төрле ризыклар - гөбәдия, кыстыбый, чәк-чәк әзерләп алып килгәннәр иде. Алар ризыкларны пешерү серләре белән таныштырып, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар әзерләп алып килгән камыр ризыклары телне йотарлык тәмле иде.
Жюрига кызларның осталыкларын билгеләү җиңел булмагандыр. Менә алар - бәйге җиңүчеләре: "Сылу кыз" номинациясендә - Энзилә Гәрәева, "Уңган кыз" - Ләйсән Абзалиева, "Ягымлы кыз" - Аделина Минглина, "Сөйкемле кыз" - Гөлшат Устинова, "Зирәк кыз" - Анастасия Синицына. Ә "Татар кызы-2012" бәйгесенең җиңүчесе - 9 А сыйныфы укучысы, уңган-булган Таңсылу Кәримова! Афәрин, Таңсылу!
Бу бәйрәм татар кызы булуым белән горурлануымны тагын да арттырды. Без - халкыбызның гореф-гадәтләрен киләчәккә тапшыручылар бит. Милләт язмышы - безнең кебек татар кызлары кулында.
Илдания НИЗАМБИЕВА,
11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев