Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Мундирга тап төшермәсләр

2нче шәһәр мәктәбендә 113 укучы кадетлар сафына басты. Бу атнада аларны кадетларга багышлау тантанасы булды. Кадет формасы кигән балаларны күргәч, күңелдә бу малайлар һәм кызлар белән горурлану хисләре туа. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр бит. Без моның шулай икәнлеген кадетларга багышлау тантанасында да...

2нче шәһәр мәктәбендә 113 укучы кадетлар сафына басты. Бу атнада аларны кадетларга багышлау тантанасы булды.
Кадет формасы кигән балаларны күргәч, күңелдә бу малайлар һәм кызлар белән горурлану хисләре туа. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр бит. Без моның шулай икәнлеген кадетларга багышлау тантанасында да ачык күрдек.
Менә алар барабан маршы астында залга үттеләр. Сафта тигез атлыйлар, йөзләре җитди. Өлкәнрәк кадетлар өчен бу яңалык булмаса да, быел гына кадет формасын кигәннәрнең дулкынланулары йөзләренә чыккан. Взвод командирлары мәктәп директорына рапорт бирәләр. Шунысы игътибарга лаек, командирлар арасында кызлар да бар. Мәсәлән, 9а сыйныфында Карина Гыйләҗетдинова. Соңыннан без аның белән кыска гына әңгәмә дә корып алдык. "Командир булу зур җаваплылык өсти. Без бит һәр эштә сыйныф җитәкчесенең уң кулы булырга тиеш. Баштарак малайлар тыңларга теләмәгәннәр иде. Бераздан алар гомуми эш өчен тырышып, җан атып йөрүемне аңлый башладылар", ди Карина. Кыскасы, бу командир кыз бала хәзер хәзер хәтта башка сыйныфлардагы командир малайларга да үрнәк икән.
Залга Россия дәүләт флагы керттелгәннән соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Ә аннан соң үткәннәргә кайтып килгәндәй булдык. Залга беренче кадет корпусын гамәлгә куючы императрица Анна Иоанновна керде һәм "Бу губерниядә хәлләр ничек? Кадетлар Ватан-анага хезмәт итәргә әзерме?" дип сорады. Камергеры Данилыч исә " Барысы да әзер... Моның шулай икәнлеген үзегез күрерсез", диде. Экранда бу мәктәп кадетларының район, шәһәр чараларында актив катнашуларын раслаучы фотосурәтләр күрсәтелгәч, императрица зур канәгатьләнү белән "Булдырасыз икән! Танатананы башлагыз!"дигән әмер бирде.
Залда 5 һәм 6 сыйныф кадетларының бер-бер артлы "Вәгъдә бирәм!.." дигән сүзләре яңгыраганда, бу малай-кызларга карап, горурланмый мөмкин түгел иде. 5б сыйныфындагы укучыларының шатлыгын уртаклашырга беренче укытучылары Антонина Белова да килгән иде. "Укучыларыма карап, күңелләрем тулды. Без 3 ел янгын сүндерүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән идек. Бу курку белмәс һөнәр ияләре белән дуслашу укучыларыма бик ошады. Хәзерге сыйныф җитәкчеләре дә бу эшне дәвам итәр дип ышанам. Быелгы беренче сыйныфтагы укучыларымны да МЧС хезмәткәрләре белән дуслаштырачакмын", диде Антонина Ивановна.
Тантанага яшь кадетларны тәбрикләргә кунаклар да килгән иде. "Мин сезнең хәрбиләр кебек тигез сафларда залга атлап керүегезне үк сокланып карап тордым. Үземнең дә шулай атлап китәсем килде, хәтта. Кадет булу сездән зур җаваплылык һәм хезмәт сорый. Шуңа күрә бу исемне горур йөртегез", дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров. Янгын сүндерү часте начальнигы Ринас Яппаров һәм полиция инспекторы Сергей Трепалин "Форма киеп кенә чын кадет булалмыйсыз әле. Моның өчен укуда да , спортта да алда барырга кирәк. Без сезнең сынатмаячагыгызга ышанабыз", дигән теләкләрен җиткерделәр.
Дөрестән дә, кадет формасы кию күп нәрсә таләп итә. Иң мөһиме - мундирга тап төшермәскә кирәк. Яшь кадетлар моны яхшы аңлап, сынатмаслар дигән теләктә калабыз.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев