Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Ни хәлең бар, студент?

Бу көннәрдә кемнәр рәхәтләнеп ял итә, туйганчы йоклый, әниләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйлана дип уйлыйсыз? Әлбәттә, студентлар! Кышкы сессия тәмам. Кемнәр өчен ул беренчесе булса, кемнәрдер өчен инде гадәти сессия генә иде. Имтиханнардан котылган студентлар каникулга - якыннары янына кайттылар. Әйдәгез, авылда әти-әниләре янында ял итүче студентларның хәл-әхвәлен белешик....

Бу көннәрдә кемнәр рәхәтләнеп ял итә, туйганчы йоклый, әниләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйлана дип уйлыйсыз? Әлбәттә, студентлар!
Кышкы сессия тәмам. Кемнәр өчен ул беренчесе булса, кемнәрдер өчен инде гадәти сессия генә иде. Имтиханнардан котылган студентлар каникулга - якыннары янына кайттылар. Әйдәгез, авылда әти-әниләре янында ял итүче студентларның хәл-әхвәлен белешик.
Лилия АЙДАРОВА, Кадыбаш авылы:
- Минем өчен бу соңгы сессия булса, сеңлем Алсу әле беренче тапкыр имтиханнар тапшырды. Мин Казан авиация институтын тәмамлыйм, ә сеңлем - химия-технология институты студенты. Имтиханнарны тапшырып бетерү белән авылга кайттык. Ара ераклыгы үзен бик сиздерә, әти-әни янында сирәк кунак бит без. Әле хәзер Казанда сеңлем белән бергә булгач җиңелрәк тә, рәхәтрәк тә.
Авылда бик рәхәт. Көн сапен чаңгыда йөрергә чыгабыз. Кичен Мәдәният йортында дуслар белән очрашабыз. Телевизор карарга да, өйдәге эшләрне башкарырга да вакыт җитәрлек. Әниебез тәмле мич ашлары пешереп сыйлый, безне кунак итә. Яраткан әбиебез янына да көн саен барабыз. Җиң сызганып диплом эше язарга керешкәнче, якыннарым янында ял итүнең рәхәтлеген белсәгез иде...
Фәридә СӘЕТҖАНОВА - Тукай авылы:
- Чаллы педагогия институтының филология факультеты студенты мин. Укуның нәкъ "экватор"ына килеп җиттем. Имтиханнарны 4-5кә тапшырып, курс эше яклап, практика узып авылга - якыннарым янына каникулга кайттым. Яңа елда озын яллар булгач, каникулны бер генә атна иттеләр быел. Ә санаулы көннәр бик тиз уза бит ул. Әле бер кочак китап укыйсы бар. Бу көннәрдә Ринат Мөхәммәдиевның "Кенәри - читлек кошы" романына "чумдым".
Клуб күрше авылда булгач, анда йөрисе килми, сыйныфташларны да күргән юк. Алар белән социаль челтәрдә генә аралашабыз. Авылда бик күңелле итеп якыннарым белән бергә туган көнемне уздырдык.
Шулай да студент дусларымны сагынырга өлгердем инде. Каникулдан килгәч дискотека-концертларга йөрербез, "экватор"ны уздырырбыз дип уйлыйм.


Рөстәм ГАЛИЕВ - Яңавыл:
- Әле кайчан гына Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып йөргән идек. Студент булганыма да ярты ел узып китте. Мин - Чаллыдагы "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте. Биредә Ислам дине нигезләрен, гарәп телен тирәнтен өйрәнәбез. Яңа ел алдыннан безне бер айга туган якларга җибәрделәр. 15 көн каникул булды, хәзер авылыбыз мәчетендә практика узам. Азан әйтү, Коръән уку - төп вазифаларым. Шөкер, авылдашлар мәчеткә йөриләр. Җомга намазында дин кардәшләребез Аллаһ йортына шактый җыела.
Авыл җирендә эш бик күп. Мал карау, кар көрәү - минем вазифа. Биш вакыт намазны калдырмыйм. Буш вакыт булуга кулыма Коръән китабы алам.
Бу ялларда Чаллыга китәм инде. Тагын укулар башлана. Укуда Ходай җиңеллеген бирми калмас дип уйлыйм.
Сораштыруны Миләүшә ЯГЪФӘРОВА уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев