Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

...Җомгаларны тыныч уздырабыз

"Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уздырылган "Әгерҗе террорга каршы" акциясе барышында яраткан үзешчән җырчыбыз Ләйсән Тимуршина башкарган җырдагы "Бездә иман бетә торган түгел, җомгаларны тыныч уздырабыз" дигән сүзләр чараның бөтен асылын чагылдырды сыман. Кояш та болытлар артына качты Чыннан да, районыбызда төрле милләт вәкилләре дус-тату,...

"Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уздырылган "Әгерҗе террорга каршы" акциясе барышында яраткан үзешчән җырчыбыз Ләйсән Тимуршина башкарган җырдагы "Бездә иман бетә торган түгел, җомгаларны тыныч уздырабыз" дигән сүзләр чараның бөтен асылын чагылдырды сыман.
Кояш та болытлар артына качты
Чыннан да, районыбызда төрле милләт вәкилләре дус-тату, бер-берсен хөрмәт итеп яши бүген.
- Безнең бик күп еллар сакланып килгән матур традицияләребез бар. Экстремистлар менә шул традицияләрне какшатырга омтылалар. Аларга мәкерле планнарын тормышка ашырырга террорчылар ярдәм итә. Бу сүзләрнең яңгырашы ук куркыныч, - дигән сүзләр белән чараны алып баручылар Татьяна Сергеева һәм Айзат Харисов куркыныч терактларны искә алдылар.
- 1999 ел. Буйнакск, Мәскәү, Волгодонск шәһәрләрендә бер-бер артлы булган терактлар нәтиҗәсендә 307 кеше һәлак булды, 1700е яраланды... 2004 елның 1 сентябре. Беслан мәктәбендәге теракт 314 кешенең гомерен өзде, шуның 186сы - балалар...
Алып баручылар бу куркыныч терактлар турында укыганда, вакытсыз өзелгән гомерләр өчен йөрәктән кам тамды. Хәтта кояш та болытлар артына качып, көн караңгыланып киткәндәй булды.
- Безгә аек фикер йөртә белә торган яшьләр кирәк. Белемегезне, көчегезне яхшы эшләргә сарыф итегез. Безнең районда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучы укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Россия Эчке эшләр бүлегенең Әгерҗе районы буенча начальник урынбасары - полиция начальнигы Андрей Шмырин узган ел 3нче мәктәпкә шартлаткыч куелуы турындагы ялган шалтыратуны искә алды.
- Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылып, гаепле укучы хөкем ителде. Бу башка укучылар өчен сабак булсын иде. Мондый куркыныч "шаярту"лардан үзегез дә сак булыгыз, дусларыгызны да ялгыш адымнан саклагыз, - диде ул.
Мәдәният сарае каршындагы чарада укучылар "Без чиста күк йөзе өчен!" дигән сүзләр белән һавага шарлар очырдылар.
Тынычлык һәркөн кирәк
Аннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре, руханилар, педагоглар "Милләтара мөнәсәбәтләр" дигән темага багышланган түгәрәк өстәл артына җыелдылар.
Алар алдына: "Милләтара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен нишләргә?" дигән сорау куелды.
Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА - мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты:
- Милли тәрбия бирү эше балалар бакчасыннан ук башлана һәм мәктәптә дәвам итә. Милли бәйрәмнәр, тәрбия сәгатьләре, рәсем бәйгеләре - барысы да милләтара дуслыкны саклауга багышлана. Алга таба да шушы юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Зөһрә ИВАНОВА - "Ровесник" Яшүсмерләр клубы директор урынбасары:
- Хәзерге вакытта безнең клуб "Яхшы күршеләр", "Тынычлык яулыгы" кебек проектлар буенча эшли. Аларны тормышка ашыру барышында яшүсмерләрдә толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Сергей атакай, Сергий Радонежский чиркәве рухание:
- Әти-әниләр белән эшне көчәйтерегә кирәк. Гаиләдә үзара ярату, аңлашу, ихтирам булганда гына бала яхшы күңелле булып үсә.
Түгәрәк өстәл артында башка фикерләр дә яңгырады. Ә бу - террорчылыкка, экстремизмга каршы чаралар, айлык кысаларына гына сыймыйча, ел буе дәвам итәргә тиеш дигән сүз. Чөнки тынычлык, тотрыклылык безгә һәр көнне кирәк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев