“Озын толым“ бәйгесендә җиңгән кызларны үзәк китапханәгә кунакка дәшәләр
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Озын толым“ бәйгесенә сайтта тавыш бирү төгәлләнде.
2011 тавыш җыйган Девәтернәдән Назлыгөл Арсланова беренче урын яулады. Икенче урында – Әгерҗедән Лилия Ханҗәрова. Бу кыз өчен 1558 кеше тавыш бирде. Өченче урында – 383 тавыш җыйган Әгерҗедән Зилия Бәшәрова.
“Ак калфак“ оешмасы призлы урын алган озын толымлы кызларны 16 октябрьдә 14 сәгатькә район үзәк китапханәсенә кунакка дәшә.
Бәйгедә катнашкан барлык кызларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев