Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Район башлыгы Азат Вәлиев “Созвездие–Йолдызлык-2020” телевизион фестиваленең суперфиналында катнашучылар белән очрашты

Матур җиңүләр сокландыра

“Созвездие – Йолдызлык 2020” фестиваленең суперфиналына барып җиткәнче, аларга катлаулы да, кызыклы да юл узарга туры килгән. Болар – репертуар сайлау, костюмнар әзерләү, дистәләгән репетицияләр. Аннан район күләмендә сайлап алуда катнашу, зона этабында чыгыш ясау һәм, ниһаять, Казанга барып җитү. 
Очрашуда нәкъ менә әлеге сынауларны уңышлы узган сәхнә осталары катнашты. Менә алар: Рината Гозәерова (район Мәдәният сарае, җитәкчесе – Елена Скворцова)  – “Вокал-соло” номинациясе, Әмирхан Закиров (Красный бор, Гөлнара Сайранова) –  “Конферанс” номинациясе. Сүз уңаеннан: шушы ук номинациядә чыгыш ясаган Айнур Алиева  (“Радуга талантов” балалар иҗаты йорты,  Эльвира Коробейникова) зона этабында  I урын алса да, авыру сәбәпле суперфиналда катнаша алмаган.  
Суперфиналда III урынга лаек булган “Хыял” бию ансамбле (Иж-Бубый, Гөлшат Җәләлетдинова) егет-кызлары очрашуны чыгышлары белән дә бизәделәр. Нәни сүз остасы Әмирхан да шигъри шаян сәламләве белән сөендерде. 
–    Әгерҗе районында шундый  талантлы балалар яшәве, аларның республика күләмендәге проектларда катнашып матур җиңүләр яулавы сокландыра. Сезгә һәм остазларыгызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба тагын да югарырак уңышлар юлдаш булсын, – дип теләде Азат Рөстәмович.  
Җитәкче артистларга Боз сараенда шуу өчен сертификатлар тапшырды.

“Йолдызлык“ фестивалендә район данын яклаган артистларыбыз район башлыгы Азат Вәлиев һәм җитәкчеләре белән  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев