Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Робот төзүче кызлар

Бу уку елында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың бик күп мәктәпләрендә IT сыйныфлар ачылды. 1нче гимназиядә 10 сыйныф укучылары "Робототехника" һәм "IT-ДЖАМП" электив курсларда шөгыльләнәләр. Укытучы Гөлнара Ишпаева аларны шулкадәр кызыксындырды, укучыларым роботлар белән "җенләнә" башладылар. Нәтиҗә дә озак көттермәде: үз куллары белән ясаган роботларның хәрәкәт итүе, командаларны...

Бу уку елында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың бик күп мәктәпләрендә IT сыйныфлар ачылды. 1нче гимназиядә 10 сыйныф укучылары "Робототехника" һәм "IT-ДЖАМП" электив курсларда шөгыльләнәләр.
Укытучы Гөлнара Ишпаева аларны шулкадәр кызыксындырды, укучыларым роботлар белән "җенләнә" башладылар. Нәтиҗә дә озак көттермәде: үз куллары белән ясаган роботларның хәрәкәт итүе, командаларны үтәве укучыларны тагын да кызыксындырды. Түгәрәккә йөрүчеләр Алабугада робототехника буенча республика ярышларында да катнаштылар. Бу өлкәдә инде шактый тәҗрибәләре булган укучылар белән белемнәрен сынашырга туры килде аларга.
Укучыларым, "IT-ДЖАМП" программасы буенча Казанда "Байтик" лагерена барып, проект технологиясенә өйрәнеп кайттылар, программалар төзү серләренә төшенделәр.
- Район мәктәпләре арасында иң беренчеләрдән булып роботлар җыю эшенә керешүебезгә бик сөенәбез. Информатика дәресе атнага дүрт тапкыр булса да, "Робототехника" түгәрәгенә бик теләп йөрибез, - ди Рәсилә Фәттахова.
- "IT-ДЖАМП" электив курсында проект эшчәнлегенең нигезләрен өйрәнәбез. Шунлыктан без уку елы дәвамында "Байтик" лагерена барып, эшчәнлегебезне дәвам итәргә тиеш. Җиде сыйныфташым белән бу лагерьда булдык инде. Без биредә бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Үзебез кебек яңа технологияләрне үзләштерергә атлыгып торучы яшьтәшләребез белән таныштык, - дип фикерләре белән уртаклашты Нурия Нуруллина.
Укучыларым башта Андроид-роботлар җыярга уйлаганнар иде. Әмма бу фикерләреннән кире кайттылар.
- Директор Раушания Әзиятуллина Казаннан җибәрелгән роботны күрсәткәч без балачакка кайткандай булдык. Без аны шулкадәр дәртләнеп җыйдык, хәтта вакытның узганын сизмәдек тә. Аннан аның хәрәкәтләрен күзәттек. Беренче җимеш булды ул безнең өчен. Ә Андроид турында хәтта онытып та җибәргәбез, - ди Айгөл Тимершина.
- Хәзер инде роботны периметр буенча хәрәкәтләндерү өстендә эшлибез. Ә аның өчен махсус программа төзибез. "Кегель-ринг", "сумо-робот" дигән яңа төшенчәләрне өйрәнәбез, - ди Рената Гайнетдинова.
Әле узган атнада гына роботлар төзү белән шөгыльләнүче кызлар Рәсилә Фәттахова, Айгөл Тимершина, Даяна Касыймова, Регина Сергеева, Диләрә Вәлиуллина Казанда "Байтик" лагеренда узган республика бәйгесендә өченче урын алдылар. Әнә шулай, укучыларның робототехника белән кызыксынулары, аларны үз куллары белән җыюлары - замана могҗизасы ул.
Әлфинә РИЗВАНОВА,
1нче гимназия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев