Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Сагындырган Пугачево

Әле язгы чакырылышта гына районыбыздан бер төркем егетне армия сафларына озаткан идек. Алтын көздә янә егетләребез якыннары, туган йортлары белән нәкъ бер елга саубуллашачаклар. Бу көннәрдә районыбызның 55 егете солдат каешы буарга әзерләнә. Әгерҗедә егетләрне армиягә тантаналы төстә озату күптәннән матур традициягә әйләнде. 2000 еллардан хәрби хезмәткә чакырылыш көнен Пугачево...

Әле язгы чакырылышта гына районыбыздан бер төркем егетне армия сафларына озаткан идек. Алтын көздә янә егетләребез якыннары, туган йортлары белән нәкъ бер елга саубуллашачаклар. Бу көннәрдә районыбызның 55 егете солдат каешы буарга әзерләнә.
Әгерҗедә егетләрне армиягә тантаналы төстә озату күптәннән матур традициягә әйләнде. 2000 еллардан хәрби хезмәткә чакырылыш көнен Пугачево бистәсендәге хәрби частьта уздырган булсалар, 2011 елгы шартлаудан соң анда бару катгый тыелды. Быел исә әлеге традицияне янәдән яңарттылар. Пугачево бистәсендәге хәрби-кыр лагеренда хезмәт итүче солдатлар әгерҗелеләрне сөенеп каршы алдылар. Автобуста шаярып-көлеп барган егетләребез дә хәрби лагерьга аяк басуга җитдиләнеп калдылар.
СОЛДАТ "ШУЛПАСЫ" ТӘМЕ
- Еллар узган саен кеше тормышында армиянең нинди мөһим роль уйнаганын аңлыйсың. Бер ел эчендә генә солдат "шулпасының" бөтен тәмен тулысынча аңлап та бетереп булмыйдыр, әмма армия дуслыгы, тәртип сезне гомер буе озата барыр, - диде район башлыгы Валерий Макаров.
Батальон командиры Канат Мукатов һәм Пугачево авыл җирлеге башлыгы Эдуард Солтанов район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
Хәрби комиссар Илгиз Галиев 1941 елда Смоленск өлкәсендә барган сугышта һәлак булган Василий Петровның җәсәден Варкләд-Бодьяда җирләүдә зур ярдәм күрсәткән офицер һәм солдатларга рәхмәтен белдерде.
ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР
Палаткалы лагерь буенча сәяхәт иткәндә элеккеге хәрби часть күз алдына килде. Биредә сугыш елларында төзелгән музейда Әгерҗе егетләре экспонатларны бик кызыксынып карыйлар иде. Казарма, спортзал, тренажерлар, ял бүлмәсе, ашханә буенча сәяхәт тә бик ошый иде булачак солдатларга. Хәзер биредә боларның берсе дә юк инде.
- Узган ел монда саперлар эшләделәр. Ә безнең төп бурыч - арсеналны саклау, - ди командир урынбасары Сергей Шанин.
Ул егетләрне медпункт белән таныштырды. Казарма, кием киптерә торган палаткаларга да керделәр. Урамда яңгырлы-карлы көз булса да, биредә чиста һәм җылы, мич ягып җылыталар. Хәрби техника паркы да зур кызыксыну уятты егетләрдә. Тәмле солдат боткасы белән дә сыйладылар безнекеләрне.
Бу көнне булачак солдатлар армия тормышын үз күзләре белән күрделәр. Солдатлар ялларын ничек уздырулары, нинди ризыклар әзерләүләре турында да сөйләделәр. Хезмәт хакы, ялга чыгу, һөнәрләр турындагы сорауларга да җавап бирделәр.
- Медпунктта медицина белгечлегенә укыган солдатлар эшли. Ә армиядә "В", "С" категорияле шоферларга кытлык, - диде Сергей Шанин.
- Армиядә хезмәт итмәгәннәргә эш урыны табу да бик авыр хәзер. Мәсәлән, минем энекәшләремне авариягә эләккәннән соң армиягә алмадылар. Аларга эш табу авыр булды, - дип тә өстәде ул.
Булачак солдатларның күбесе белгечлек алган, кайберләре инде гаилә корырга да өлгергән. Мәсәлән, Әгерҗедән Раниф Насыйров көллиятне тәмамлаган, газ-эксплуатация хезмәтенә эшкә урнашкан. Өйләнгән, тиздән сабыйлары да туачак.
- Хатынымның мине армиягә бер дә җибәрәсе килми. Ә бит бу - минем бурыч. Мин үз теләгем белән армиягә китәчәкмен, - ди Раниф.
Солдат каешы буарга әзерләнүче якташларыбызга бу көнне Илгиз Галиев бүләк иткән "Әгерҗе төбәге" китабы аларга туган ягыбыз турында гел исләренә төшереп торыр.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев