Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Салагыш егете Данил БУЛАТОВ: “Артка юл юк, бары - алга“

Кечкенәдән техника, компьютер, электр җайланмалары белән кызыксынган Салагыш мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данил БУЛАТОВ киләчәген энергетика тармагы белән бәйләргә хыяллана. - Электр белән бәйле эшләрне кечкенәдән ярата оныгым. Лампочка борып куярга кирәкме, розетка ремонтларгамы - үзебезнекен генә түгел, күршеләрнекен дә "ялт" иттереп эшләп куя, - ди әбисе, педагогика ветераны Лениза...

Кечкенәдән техника, компьютер, электр җайланмалары белән кызыксынган Салагыш мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данил БУЛАТОВ киләчәген энергетика тармагы белән бәйләргә хыяллана.

- Электр белән бәйле эшләрне кечкенәдән ярата оныгым. Лампочка борып куярга кирәкме, розетка ремонтларгамы - үзебезнекен генә түгел, күршеләрнекен дә "ялт" иттереп эшләп куя, - ди әбисе, педагогика ветераны Лениза Шәрипова.

Кечерәк сыйныфларда укыганда башка яшьтәшләре кебек үк физкультура, спорт белән "җенләнгән" малай үзенә техника чире ничек йокканын хәтерләми.

- 7 сыйныфка җиткәч, математика, физиканы үз итә башладым, үзеннән-үзе кызыксыну туды, - ди ул.

Хәер, шуннан бирле Данил әлеге төгәл фәннәр белән генә "яшәгән" дип әйтү дә дөрес булмас. Әнә, югары сыйныфта укыганда да нинди генә бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашмаган ул: "Илебез тормышында - безнең укытучылар династиясе", "Бөек Ватан сугышында җиңүдә гаиләбезнең роле" дигән темага фәнни эшләр, "Безнең авыл топонимикасы" дип аталган эзләнү эше һ.б.лар. Аларда катнашып кына калмаган, призлы урыннар да алган. Унбер ел тырышып укуының, төрле бәйге-олимпиадаларда актив катнашуының нәтиҗәсе дә күркәм: чыгарылыш кичәсендә кызыл аттестат белән бергә "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале дә тапшырылачак активист егеткә.

Бихисап күптөрле чаралары, дәресләре, өй эшләре, зачетлары, бердәм дәүләт имтиханнары белән тулы мәктәп тормышы аның өчен инде артта калды.

- Соңгы кыңгырауга кадәр ничектер куркыта иде. Ә хәзер курку хисе бетте, артка юл юк, бары - алга, - ди Данил.

Шулай да унбер ел дәвамында бик тә якын булган сыйныфташлары Алмаз Фәхриев, Алмаз Муллахмәтов, Гүзәл Шәйхиева, Илназ Халматов, Альбина Мельникова, Алсу Гарифуллина, туган йортыдай якын мәктәп, укытучылар белән аерылышуы авыр булачагын яшерми.

- Имтиханнар беткәч, әбием, әниемне мотоциклда җиләккә йөртермен дигән идем, ниһаять, шул көннәр җитте, - дип сөенә.

Якындагы хыялы үзе теләгән уку йортына керү булса, ерактагысы эшкә урнашу, әти-әнисенә, әбисенә, сеңлесенә таяныч булу, матур гаилә кору Данилның. Әнә шул ерак хыялларына да барып җитәргә язсын Салагыш егетенә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев