Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Сау бул, мәктәп! Исәнме, тормыш!

Чыгарылыш кичәсе... Бу - олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме. Быел шәһәр һәм авылларда мәктәп тәмамлаган 146 егет-кыз өчен барысы да артта калды: иртән...

Чыгарылыш кичәсе... Бу - олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме.
Быел шәһәр һәм авылларда мәктәп тәмамлаган 146 егет-кыз өчен барысы да артта калды: иртән йокыдан торасы килмәүләр дә, кайвакыт шул йокы аркасында дәрескә соңга калулар да, өй эше хәзерләмичә "икеле" алулар да... Юк, күңелсез булып истә калмаячак егет-кызлар өчен мәктәп тормышы. Күңелләргә уелып калырлык чараларның үзәгендә кайнау, олимпиада, спортта, төрле бәйгеләрдә җиңү яулап мәктәп линейкасында медаль, бүләкләр, грамоталар тапшырганда горурлык хисләре кичереп басып торулар, сәяхәтләргә барулар онытыламы соң инде?! Тәүге тапкыр мәхәббәт утында янулар да нәкъ менә мәктәп елларында була бит. Чыгарылыш кичәсендә мәктәп тормышындагы бик күп хатирәләр искә төшелгәндер...

Рәхмәт сезгә!
Җиңү скверында узган бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган егет-кызлар:
- Без әле кайчан гына ап-ак бантлар тагып, ак алъяпкыч ябып, кулларыбызга чәчәк бәйләме тотып тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Ул кечкенә балалардан егет-кызларга әйләндек. Мәктәптә төпле белем алдык, акны карадан аерырга өйрәндек. Без бүген олы тормыш юлына чыгарга әзер. Мәктәптә алган белем безгә тормышта бик ярдәм итәчәк. Әлбәттә, без укытучыларыбызны да, яраткан мәктәбебезне онытмаячакбыз. Һәрвакыт сезне сагынып кайтачакбыз, - диделәр алар.
Ә иң зур рәхмәтләре, әлбәттә, әти-әниләргә. Бу дөньяга тудырган, тәртипле, инсафлы итеп үстергән, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган газиз кешеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр.

Йөзгә кызыллык китермәгез
Чыгарылыш сыйныф укучыларына район җитәкчеләре дә соклануларын белдерделәр. Чынлап та, быел мәктәп тәмамлаганнар Бердәм дәүләт имтиханнарын иң уңышлы тапшыручылар булып истә калачак. Иң сөенечлесе, мәҗбүри имтиханнардан бер "икеле" дә юк. Алар - уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, кул сугышы һәм кул көрәше буенча Европа чемпионнары, иң яхшы хоккейчылар, шәһәр күләмендә узган шаяннар һәм тапкырлар клубы җиңүчеләре, җыр-биюгә талантлы егет-кызлар.
- Бүген сезгә карап сокланабыз, үзебезнең мәктәп тәмамлаган чакларны искә төшерәбез. Сез дәүләт имтиханнарында сынатмавыгыз белән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны гына түгел, безне дә сөендердегез. Бүген барыгыз да кулларыгызга аттестат аласыз. Котлыйм сезне! Олы тормыш юлында югалып калмагыз, районыбыз йөзенә кызыллык китермәгез. Ак юл сезгә! - дип район башлыгы Валерий Макаров укуда аеруча яхшы уңышларга ирешкән бер төркем егет-кызларга Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Район Советы аппараты һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре Резидә Закирова, Вәсилә Сафиуллина спорт һәм сәнгать дөньясында кайнаучыларны, олимпиада һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
...Вальска бөтерелгән егет-кызларга карап бу көнне бик күпләр мәктәп тәмамлаган чакларын искә төшергәндер, эх, кайтасы иде шул чакларга дип уфтангандыр. Әнә, мәктәп тәмамлаучылар изге теләкләр теләп, һавага шарлар очырдылар...
Бу кичне алар туган мәктәпләренә таралышып рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Мәктәп тормышы әнә шулай күңелдә матур хатирәләр генә калдырып тарихка күчте. Ә алда - катлаулы олы тормыш. Укырга керү, диплом алу, эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шул тормыш агымында адашмаска, максатыгызга ирешергә язсын сезгә, егет-кызлар!
ххх
Чыгарылыш сыйныф укучылары матур бәйрәм оештырган Әлфия Блюхерова җитәкчелегендәге мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев