Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Сез көтегез генә, без кайтырбыз

Көзге чакырылышта районыбыздан 55 егет армия сафларына алыначак. Аларның бишесе солдат каешын буарга өлгерде инде. Дүшәмбе төнендә Әгерҗе хәрби комиссариатыннан 11 райондашыбызны тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Әнә, чәчләре кыркылган, йөзләренә бераз моңсулык йөгергән, әмма сер бирмәүче егетләребез. Алар янында өзгәләнеп торучы, күз яшьләрен тыя алмаучы әниләрне күрү бигрәк тә...

Көзге чакырылышта районыбыздан 55 егет армия сафларына алыначак. Аларның бишесе солдат каешын буарга өлгерде инде.
Дүшәмбе төнендә Әгерҗе хәрби комиссариатыннан 11 райондашыбызны тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Әнә, чәчләре кыркылган, йөзләренә бераз моңсулык йөгергән, әмма сер бирмәүче егетләребез. Алар янында өзгәләнеп торучы, күз яшьләрен тыя алмаучы әниләрне күрү бигрәк тә кызганыч.
- Бер ел уза да китә ул, борчылмагыз дисәләр дә, ана күңеле газиз баласы өчен ничек өзгәләнмәсен инде. Олы улым Денисны армиягә озатканда да бик авыр булган иде. Анысы исән-сау әйләнеп кайтты. Менә хәзер уртанчысы Дима белән бер елга саубуллашабыз. Хезмәтендә җиңеллекләр биреп, туган йортка сау-сәламәт кайтырга язсын аңа. Озатуы бик авыр шул... - ди Әгерҗедән Наталья Нуриева.
Исәнбайдан көрәшче егет Әлмир Шәрәфиевны бөтен авыл озатып калган. Башта өйләрендә аш уздырганнар. Аннан Мәдәният йортында "Солдат озату" кичәсе булган. Авыл башлыгы Фәнил Сираев, көрәш буенча тренер Рәшит Садыйков, мәдәният хезмәткәрләре, туганнары иң изге теләкләрен җиткергәннәр, солдат җырлары башкарганнар, күңел ачканнар. Әле узган атнада гына армиягә алынган сыйныфташы Ринас Әхмәдиев элгән кулъяулык янына Әлмир дә, матур гадәт буенча, кулъяулык элеп калдырган. Соңыннан биредә аларның солдат фотосурәте дә урын алачак икән. Әгерҗегә дә көрәшче егетне озатырга никадәр якыннары, дуслары килгән. "Әлмир, без сине онытмабыз! Безнең йөзгә кызыллык китермә" дип кочаклашалар.
- Армиягә барудан бер дә курыкмыйм. Үзем теләп китәм. Язгы чакырылышта ук солдат каешы буарга тиеш идем, әмма диплом аласы булгач кичектерергә туры килде. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәч армиядә авыр булмас дип уйлыйм. Һәр егет солдат шулпасын татып карарга тиеш. Әти-әни янында иркәләнеп, тәмле ашлар белән генә сыйланып яту чын ир-егет эше түгел ул. Әтием Әнвәр,
- Әфганстандагы бәрелешләрдә катнашып, "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнсә дә, анда күргән мәхшәрне сөйләгәне булмады. Авырлыкларга түзәрбез, әмма сер бирмәбез, - диде Әлмир.
Егетләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, районның баш мулласы хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, Андрей атакай Ехлаков иң изге теләкләрен җиткерделәр.
- Үзегезнең даны чит илләргә дә таралган Татарстан җиреннән, Әгерҗе районыннан икәнегезне онытмагыз. Без сезнең ничек хезмәт итүегез белән һәрвакыт кызыксынып торырбыз. Авыр булса да, бирешмәгез. Әти-әниләрегезгә шалтыратыгыз, хатлар языгыз. Туган якта сезне сагынып көткәннәрен исегездән чыгармагыз, - дип теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерделәр алар.
Әнә, егетләр кирәк-яраклар тутырылган сумкаларын алып автобуска утырдылар. Алар берничә көннән Владивосток, Самара, Новороссийскидагы хәрби частьларга җибәреләчәкләр. Кайберләре коры җир гаскәрләренә, берничә егетебез хәрби-диңгез флотына эләгәчәк. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, туган якка исән-имин әйләнеп кайтырга язсын Әгерҗе егетләренә.
... Автобус кузгалып китеп бер минут та узмагандыр, бер-бер артлы әниләрнең телефоннары шалтырый да башлады. Ә анда газиз улларының "сез көтегез, без кайтырбыз, әнкәй" дигән сүзләре ишетелде...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев