Сигезенче сыйныф укучысы мәктәп формасына кадәр үзе тегә
Әгерҗе кызы Айгөл ШАКИРТОВА 4 сыйныфтан ук бәйләү һәм тегү белән шөгыльләнә. "Кызыбызга кием бик сирәк сатып алабыз, мәктәп формасына кадәр үзе тегә", - ди әнисе Роза. Айгөлнең җәйге коллекциясе әзер инде. Футболка, шорты, итәк, чалбар - барысын да язга чыккач үзе теккән. Аларга туры китереп сумкалар да бәйләп куйган...
Әгерҗе кызы Айгөл ШАКИРТОВА 4 сыйныфтан ук бәйләү һәм тегү белән шөгыльләнә. "Кызыбызга кием бик сирәк сатып алабыз, мәктәп формасына кадәр үзе тегә", - ди әнисе Роза.
Айгөлнең җәйге коллекциясе әзер инде. Футболка, шорты, итәк, чалбар - барысын да язга чыккач үзе теккән. Аларга туры китереп сумкалар да бәйләп куйган ул.
- 4 сыйныфта укыганда дус кызларым технология укытучысы Галина Паймикина җитәкчелегендәге "Кул эшләре" түгәрәгенә йөри башлады. Мин дә аларның бәйләгәннәрен карап тордым да өйгә кайткач энә-җеп алып күз җыйдым. Ул вакытта бездә әниемнең сеңлесе Гөлназ апа яши иде. Аның ярдәме белән акрынлап бәйләргә өйрәндем, - ди Айгөл.
Шуннан соң ул да сыйныфташлары белән бергә түгәрәккә йөри башлый. Энә белән генә түгел, ыргак, чәнечке белән дә бәйләргә өйрәнә, тегү серләренә төшенә.
- Менә бу алъяпкыч - беренче теккән әйберем. Аннан итәк, шортылар тегеп карадым, - ди Айгөл.
Ә Яңа елга теккән күлмәген ыргак белән бәйләгән бизәкләр тагын да матурайтып җибәргән.
- Фантазияне эшкә җиксәң әллә ниләр уйлап чыгарырга, киемгә яңа сулыш өрергә була. Кайвакыт нәрсә тегим, бәйлим икән дип баш ватып йөрим. Шул чакта остазым Галина Александровна һәм әнием ярдәмгә киләләр, - ди Айгөл.
Кул эшләренә оста кыз бәйрәмнәргә якыннарына нәрсә бүләк итим дип тә аптырамый. Әбисе Венера оныгы бәйләгән башлык, шәл, сумкаларга сөенеп туялмый. Исәнбайда яшәүче әбисе Әлфирәгә бүләк иткән әйберләре дә күп.
- Кулдан эшләнгән әйбер булгач кадерләп, саклап кына киям, - ди Венера апа оныгы бүләк иткән әйберләрне күрсәтеп. Сүз уңаеннан: Венера апа да, аның җәмәгате Илдус абый да гомер буе Әгерҗедә көнкүреш комбинатында тегүче булып эшләгәннәр. Аларның бу сәләте оныкларына күчкән.
"Шәлләрне ике-өч көндә бәйлим, кофталарга бер айлап вакыт китә", ди Айгөл.
- Бу вак эштән туймыйсыңмы? - дип сорыйм Айгөлдән.
- Юк, бер көн бәйләми торсам да үземне кая куярга белмим, нидер эшләнмәгән кебек, - ди ул.
Әти-әнисе Роза белән Илнур кызларының туган көненә тегү машинасы да бүләк иткәннәр. Бу Айгөл өчен иң истәлекле туган көн була. Шунда ук машинаны сынап та карый ул. Хәзер әгәр көйсезләнеп китсә, үзе көйләп тә куя.
Айгөл кул эшләнмәләре белән бик күп бәйгеләрдә дә катнаша икән.
- Олимпиада, кул эшләре бәйгесеме - призлы урын алмый калганым юк. Бу уңышларым һәм сәләтемне үстергәне өчен мин остазым Галина Александровнага рәхмәтле, - ди кыз.
Айгөлнең тагын бер сәләте бар. Ул рәсем сәнгате белән дә мавыга. Витраж буявы белән ясалган рәсемнәре күз явын алырлык матур.
- Витраж сәнгате ул - пыялага ясалган рәсем. Аның өчен махсус буяу кирәк, - ди Айгөл.
Бүлмәсенә үзгә матурлык өстәп торучы "Чәчәк бәйләме" картинасын калдык материаллардан эшләгән.
- Якыннарымның туган көннәренә төрле материаллардан ясалган картина һәм паннолар бүләк итәргә яратам, - ди Айгөл.
Кул эшләренә оста кыз мәктәптә дә сынатмый. Ул 3нче мәктәптә укый. 8 сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Мәктәп чараларында актив катнаша, спорт белән шөгыльләнә. Кухняда әнисенең уң кулы да ул. "Торт, печенье, кексларны бик оста пешерә Айгөл", - дип мактый Роза кызын.
Җәйге каникулда яраткан кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыты күп булыр Айгөлнең.
- Минем әле хыялларым күп. Каникул - аларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт, - ди кул эшләре остасы үзе дә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев