Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Синдәй кызлар – милләт бизәге

Дөньяда иң-иң матур ил - Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел- Ул минем туган телем. Әле кайчан гына Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе сәхнәсендә очкынланып янып торган шомырт кара күзле Айгөл "Әлифба" бәйрәмендә җырлаган иде бу җырны. Бәлки, сүзләренең, мәгънәсенең тирәнлеген аңлап та бетермәгәндер. Әмма күңеле, кечкенә йөрәге нәкъ...

Дөньяда иң-иң матур ил -
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.

Әле кайчан гына Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе сәхнәсендә очкынланып янып торган шомырт кара күзле Айгөл "Әлифба" бәйрәмендә җырлаган иде бу җырны. Бәлки, сүзләренең, мәгънәсенең тирәнлеген аңлап та бетермәгәндер. Әмма күңеле, кечкенә йөрәге нәкъ менә шул җырны сайларга кушкан.
Айгөл быел 10 сыйныфны тәмамлый инде. Ул - гимназиябезнең горурлыгы. Җитешмәгән җире юк үзенең. Ул - баянда, синтезаторда, домрада оста уйнаучы буларак, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, әле рәсми рәвештә машина йөртү таныклыгы алмаса да, автоярышта осталыгын күрсәтеп, өченче урын алуга ирешкән сөйкемле кыз. Ә районда үткәрелгән "Ел укучысы-2014" бәйгесендә Айгөлгә сокланмаган кеше калмагандыр. Нәкъ менә ел укучысы таләпләренә туры килердәй тирән белем, зирәк акыл, затлылык һәм район, республика, федерация күләмендә тырышып яуланган уңышларының күп булуы сокландырды жюрины.
"Туган телен хөрмәтләгән халык хөрмәтле булыр", ди татар халык мәкале. "Ел укучысы" призеры, Рус Стандарты иганәчелек фонды стипендианты Айгөл Рамазанова - әнә шундыйлардан. Туган телгә мәхәббәт аңа ана сөте белән күчкән, әби тәрбиясе белән сеңгән, башлангыч сыйныфтан ук татар теле фәне белән дуслаштыра алган мөгаллимәсе - "Ел укытучысы-2014" конкурсы җиңүчесе Гөлназ Закирова көче белән ныгыган. Айгөл ике ел рәттән татар теле буенча республика олимпиадасында район данын уңышлы яклый: 2012-13 уку елында призер булып кайтса, 2013-14 уку елында Айгөл җиңүче булды. Бу җиңү аңа татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашу хокукы бирде. Әлеге бәйге өч турдан тора иде. 1нче турда интеллектуаль бәйгедә укучыларның татар теле, әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен тикшерелсә, иҗади бәйгедә укучының сәләте бәяләнде. Айгөл, домрада Кырым татарлары көен уйнап, хәтта чит илдән килгән милләттәшләребезне дә шаккаттырды. "Туган илем, халкым, мәктәбем" презентациясен исә шигъри юллар белән яклады. Тырышлык нәтиҗәсен бирде. Айгөлебез, Халыкара олимпиадада икенче урын яулап, Мактау кәгазе һәм I-Pad белән бүләкләнде. Афәрин, Айгөл!
Алга таба да әти-әниең куанычы, туган телебез сакчысы, милләтебез асылташы булып балкы.
Синдәй кызлар - нәсел үзәге,
Синдәй кызлар - милләт бизәге.

Раушания ТИМЕРШИНА,
1нче гимназиянең директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев