Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Степан Германиягә барачак

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да авыл хуҗалыгындагы яшьләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" республика бәйгесе уздырды. Мондый җитди сынауда безнең район яшьләре дә катнашты. Әлеге яшьләрнең өчесе дә - мегафермада хезмәт куючылар. Светлана Ипоева үзен "Иң яхшы сыер саву операторы", Варвара Сухова "Иң яхшы зоотехник", Степан Шурмин...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да авыл хуҗалыгындагы яшьләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" республика бәйгесе уздырды. Мондый җитди сынауда безнең район яшьләре дә катнашты.

Әлеге яшьләрнең өчесе дә - мегафермада хезмәт куючылар. Светлана Ипоева үзен "Иң яхшы сыер саву операторы", Варвара Сухова "Иң яхшы зоотехник", Степан Шурмин "Иң яхшы ветеринария табибы" номинацияләрендә сынап карады. Бәйге нәтиҗәләре буенча Варвара III урынга лаек булды. Степан Шурмин - I урында.

- Ярышлар Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә үтте. Башта акушерлык һәм гинекология, терапия, хирургия буенча белемнәребезне теориядә, аннан практикада күрсәттек. Бәйгедә тәүге тапкыр гына катнашуым булса да, миңа бик ошады. Тәҗрибә уртаклашу, белгәннәреңне башкаларга да күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу, - ди Степан. Яшь белгечнең мегафермада эшли башлавына да ярты елдан артык кына әле. Удмуртиянең иң ерак Глазов районында туып-үскән егет безнең районга эшкә Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап килгән.

- Мегафермада чит ил сыерларына ветеринар хезмәте күрсәтү - үзе бер ачыш бит ул. Озакламый үзебездә туып-үскән таналар бозаулый башлаячак. Кыскасы, эш җитәрлек, - ди яшь белгеч.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзе сәламләде.

- Язмышыгыз итеп авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлавыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бу өлкәдә нык ихтыяр көченә ия булучылар гына эшли ала. Ә менә бүгенге бәйгегә яңалыкка омтылучылар, иҗади эшләүчеләр җыелган. Мондый яшь белгечләр авыл хуҗалыгында күп һәм без киләчәктә аларны тагын да ешрак җыярбыз әле, - дигән сүзләр белән тапшырды ул яшьләргә бүләкләрне.

Степан кебек җиңүчеләр Министрлык һәм ТР аграр яшьләр оешмасы исеменнән Диплом, акчалата бүләккә лаек булдылар.

- I урын алучыларга Германиядә стажировка үтү мөмкинлеге дә бирелә. Әлеге форсаттан да һичшиксез файдаланырга кирәк булыр дип уйлыйм, - ди Степан.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев