Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Студентлыкка кабул итү

Тимерьюлчы элек-электән Әгерҗедә иң абруйлы һөнәр иясе булды. Хәзер дә шушы дәрәҗәле һөнәрне сайлаучылар елдан-ел арта. Ике ел элек 27нче һөнәр училищесында 200 студент укыса, бу уку елында анда 480 егет һәм кыз белем ала. 1 сентябрь көнне училище 195 егет һәм кыз өчен тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Алар өчен...

Тимерьюлчы элек-электән Әгерҗедә иң абруйлы һөнәр иясе булды. Хәзер дә шушы дәрәҗәле һөнәрне сайлаучылар елдан-ел арта. Ике ел элек 27нче һөнәр училищесында 200 студент укыса, бу уку елында анда 480 егет һәм кыз белем ала. 1 сентябрь көнне училище 195 егет һәм кыз өчен тәүге тапкыр ишекләрен ачты.
Алар өчен Студентлыкка кабул итү бәйрәме дә шаулап-гөрләп, бик матур үтте. Билгеле булганча, училище электровоз һәм тепловоз машинистлары ярдәмчеләре, вагоннарны караучы-көйләүчеләр, пассажир вагоннарын озатып йөрүчеләр, тракторчылар һәм пешекче-кондитерлар әзерли. Әлеге һөнәрләрне үзләштерергә килгән яңа буын студентларын директор Равил Бәдәхшин котлады. Ә студентлар, үз чиратларында, дәресләргә системалы йөрергә, тырышып укырга, спорт һәм мәдәни чараларда актив булырга сүз бирделәр. Училище бусагасын әле генә атлап кергән егет-кызларның осталыгы искитмәле. Вальска оста әйләнәләр, ә заманча биюләрне башкаруларын әйткән дә юк инде. Айзиләнең, Владислав Макаров һәм Владислав Туганаевларның биюе көчле алкышларга күмелде.
Беренче курс студентларының җырга да осталыкларын да күрдек. Сәхнәдә рус, татар, мари җырлары яңгырады. Анастасия Емельянова, Ләйсән Гобәйди дә җырга осталыкларын күрсәттеләр. "Фазанята" КВН командасы егетләренең чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Өлкән курс студентлары да беренчеләргә үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Аларны студент сафларына кабул итүләрен котлап, III курста белем алучы пешекче-кондитерлар баллы пирог пешереп алып килсәләр, ә булачак проводниклар медальоннар бүләк иттеләр.
Белем алу - энә белән кое казу, диләр. Сезгә училищеда сынатмыйча укырга, актив тормыш алып барырга, гыйлемле белгечләр булып чыгарга язсын, яшь дуслар!
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев