Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

“Татар кызы – 2020” конкурсында катнашучы кызлар: "Хисләрне әйтеп кенә бетерә торган түгел!"

Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылган

Ижауда “Татар кызы – 2020” республика бәйгесенең финал туры узды. Әлеге исемне алуга дәгъва кылучылар арасында Әгерҗедән Рузилә АКБАШЕВА һәм Көчек авылыннан Гүзәл ГАЛИУЛЛИНА да бар иде.

Быелгы бәйге – исәп буенча тугызынчысы. Шушы чорда анда 80нән артык кыз катнашкан, йөзләгән анкета каралган. Ә бу финалга бәйгедә катнашучылар тугыз ай дәвамында әзерләнгәннәр, репетицияләргә йөргәннәр. Аларга үз көчләрен һәм осталыкларын матурлыкта, осталыкта гына түгел, ә туган телне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүдә дә сынарга туры килгән. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. 

ГҮЗӘЛ ГАЛИУЛЛИНА
Удмурт дәүләт университеты студенты Гүзәл Галиуллина “Иң зыялы” һәм интернет-тавыш бирү буенча “Тамашачылар мәхәббәте” номинацияләрендә җиңү яулаган. 
Мин мәктәптә дә бик актив идем, ди Гүзәл үзе. Укучылар үзидарәсе белән җитәкчелек иткән, мәктәпнең спорт тормышында, төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм призлы урыннар яулаган ул. Активлыгы өчен төрле Грамоталар, Дипломнар белән бүләкләнгән. Шуңа күрә аның өчен иҗат һәм мәдәният – тормышының аерылгысыз өлеше.
“Татар кызы” бәйгесе турында Гүзәл күптәннән хәбәрдар була. Аның танышлары арасында әлеге конкурста катнашып җиңү яулаучылар да бар икән. 
–    Кастинг узасы көнне мин бик дулкынландым, чөнки мондый масштабтагы бәйгедә беренче катнашуым иде. Татар мәдәниятенә чуму, үз көчемне сынап карау, яңа дуслар табу, нинди дә булса яңалыкка юлыгу, онытылмас тойгылар алу өчен катнашып карарга булдым. Әлеге бәйгедә эчке матурлыкны гына түгел, татар телен, тарихыбызны ни дәрәҗәдә камил белүебезне дә күрсәтергә кирәк иде. Бу, бер яктан, бик дулкынландыргыч та, шул ук вакытта рәхәт тә, – ди Гүзәл. – Авыр чаклар да, катлаулы мизгелләр дә булды. Минем өчен түбәтәй тегү кыенгарак туры килде. Чөнки моңа кадәр кул эше белән шөгыльләнгәнем булмады. Әмма мин ул эшне үзем башкарып чыктым. Моңа күп вакыт һәм тырышлык кирәк булды, әлбәттә. Үз эшемнән бик канәгать калдым. Бәйгедәге һәр биремне үтәгән саен үзем өчен нинди дә булса яңалык ачтым. Җиңү өчен төп шартларның берсе – татар телен белү. Бу минем үзем өчен дә бик мөһим. Киләчәктә үз балаларымның да татар телен камил белүләрен телим, – ди Гүзәл. 

РУЗИЛӘ АКБАШЕВА
“Иң оста” номинациясе җиңүчесе, Әгерҗе кызы Рузилә Акбашева да шушы ук фикердә. Ул 4нче мәктәпне тәмамлаган. Бүгенге көндә Самара дәүләт университетының Ижаудагы филиалында белем ала. 
Рузилә – Россия яшьләр берлеге әгъзасы, студентлар берлегендә тора, музей белән җитәкчелек итә. Укудан буш вакытта китаплар укырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә, җырларга, биергә ярата. Нәкъ шушы сыйфатларга ия булуы аны бәйгедә катнашырга этәргән дә пнде. 
–    Ноябрьдә мине кастингка чакырдылар һәм без сигез кыз финалга үттек. Бәйгедә катнашканыма һич кенә дә үкенмим. Беренче көннән үк актив эш башланды. Без оештыручыларның барлык таләпләрен үтәргә, занятие һәм репетицияләрнең тыгыз графигына сыешырга тырыштык. Безнең өчен түбәтәй тегү буенча мастер-класслар оештырылды. Ювелир мәктәптә брошь ясарга өйрәндек. Төрле акцияләрдә, интервьюда, телевизион сюжетлар төшерүдә, фотосессияләрдә катнаштык. Анда алган хисләрне әйтеп бетереп кенә булмый. – ди Рузилә. – Бәйгенең төп максаты – замана кызлары арасында милли традицияләрне, мәдәниятебезне саклау һәм яңарту. Үз чыгышыңда ана телебезгә булган мәхәббәтеңне күрсәтү мөһим иде. Миңа калса, без барлык этапларны да уңышлы үттек. Һәркайсыбыз төрле номинацияләрдә үзенә  лаеклы җиңүне яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев