Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Тырышлыкның җимеше татлы

Армспорттагы уңышлары белән Европа чемпионы булган сеңлесе Миләүшәне куып җитмәсә дә, Көчек авылы кызы Гүзәл Гыймранова Казан (Идел буе) федераль университетында иң каты куллы студент буларак танылды. Күптән түгел ул Россия Хөкүмәте тарафыннан 35 мең сум премиягә лаек булды. Сессияне яхшы билгеләренә генә тапшырып, туган авылына кунакка кайткан Гүзәл белән...

Армспорттагы уңышлары белән Европа чемпионы булган сеңлесе Миләүшәне куып җитмәсә дә, Көчек авылы кызы Гүзәл Гыймранова Казан (Идел буе) федераль университетында иң каты куллы студент буларак танылды. Күптән түгел ул Россия Хөкүмәте тарафыннан 35 мең сум премиягә лаек булды. Сессияне яхшы билгеләренә генә тапшырып, туган авылына кунакка кайткан Гүзәл белән яшьлекнең иң матур чагы - студент еллары турында сөйләшеп алдык.
- Гүзәл, бүген студент булу кыенмы?
- Мин беренче курстан ук актив тормышка кереп киттем һәм үземне бик бәхетле студент дип саныйм. Кайберәүләр кебек төнге клубларда утырып, төшкә кадәр йоклап ятсаң, дәресләргә онытканда бер генә йөрсәң, университеттагы чараларның эчендә кайнамасаң, нинди студент инде син? Мин андыйларны яшьлекләрен бушка уздыручылар дип саныйм. Студент елларыңның матур хатирәләр белән истә калуы фәкать үзеңә бәйле. Тырышасың икән, сине барыбер күрәләр, уңышларыңны бәялиләр. "Тырышлыкның җимеше татлы" диләрме әле...
- Ә син нинди уңышларың өчен Россия Хөкүмәтенең олы бүләгенә лаек булдың?
- Мәктәптә укыганда ук армспорт буенча район, республика ярышларында призлы урыннар алып килдем бит мин. Бу яраткан шөгылемне студент булгач та дәвам иттем. Мин - бүген университетның армспорт җыелма командасы составында. Дүрт ел инде Казан шәһәре һәм Татарстан чемпионатында катнашып, призлы урыннар яулыйм. Менә декабрь аенда Татарстан чемпионатында икенче урын алып, тиздән Түбән Новгородта узачак Идел буе округы чемпионатында катнашачакмын. Спорттан тыш, мин - беренче курстан бирле группа старостасы һәм профоргы. Группадашларымның социаль хәлләрен, укудагы проблемаларын хәл итү буенча шактый чабарга туры килә. Киләчәктә яхшы белгеч булу өчен бүген тырышып уку - иң төп максатым. Күп кенә фәнни-эзләнү эшләре белән төрле конференцияләрдә чыгышлар ясап, призларга лаек булдым. Менә шуларның барысын да искә алып, университет җитәкчелеге мине Хөкүмәт премиясенә тәкъдим иткәндер инде. Студент өчен 35 мең премия - бик зур бүләк инде ул.
- Тормыштагы девизың нинди?
- Максатыңа ирешү юлында югалып калма, явызлык кылма, башкаларга авырлык килгәндә ярдәм ит!
- Синең студент тормышындагы уңышларың шушы девизга тугры булып яшәвең турында сөйли дә инде. Афәрин! Әңгәмәбез ахырында студентлар турында берәр мәзәк сөйләп кит әле.
- Студент кайсы курста ничек имтихан бирә? I курста әкрен генә шпаргалка кыштырдый. II курста "бомбалар" әзерләнә. III курста турыдан-туры конспекттан күчерә. IV курста китаптан гына күчерә. V курста сумкасыннан китабын ала да укытучыдан "кайданрак укып җавап бирергә?" дип сорый.
Әңгәмәдәш - Р.Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев