Тирсә кызы Саҗидә Сөләйманова премиясенә ия булды
Тирсә мәктәбендә белем алган, балачактан шигырьләр иҗат итүче Алина Ипоева Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булды.
Саҗидә Сөләйманованы искә алу көнендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры бинасында шагыйрәнең премиясенә лаек булучыларны да зурладылар.
Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен җиңүчеләргә бүләкләрне “Татнефть“ компаниясе генераль директоры Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. Дәрәҗәле премиягә ия булучылар арасында Тирсә мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә КФУның Алабугадагы институты филология һәм тарих факультетында белем алучы Алина ИПОЕВА да бар.
– Чара югары дәрәҗәдә узды. Язучылар берлеге вәкилләре катнашты, бик бай программа әзерләнгән иде. Без Әлмәтнең тарихи урыннарында булдык, әдәбият дөньясы әһелләре белән таныштык. Саҗидә Сөләйманованың “Фал китабы“ исемле китабы буенча әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция аеруча ошады, – ди Алина. – Бу бүләк миңа канатлар куйды. Күбрәк язасы, әдәби бәйгеләрдә катнашасы килә. Максатымны тормышка ашыру юлында миңа ярдәм иткән һәркемгә – яраткан гаиләмә, туган Әгерҗе районына, Алабуга институтына мең рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев