Тирсә мәктәбе укучысы Данияр Гыйльмегаянов “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә икенче урынга лаек булган
“5-8 сыйныфлар” категориясендә
Бәйгегә республикадан 150дән артык эш юлланган булган. Шуларның 40тан артыгы бүләккә лаек. Бүләкләү чарасы Казанның «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексында узган. Тантанада Данияргә Диплом һәм электрон китап тапшырылган.
– Без үзебезнең шәҗәрә агачында әтием Илдус ягыннан нәселебездәге уналты буынны чагылдырдык, – ди Данияр. – Әмма аңа кадәр дә нәселебездә алты буын булганлыгы билгеле.
Моның кадәр буынны барлау җиңел эш түгел, әлбәттә.
– Шәҗәрәне төзегәндә районыбыз, авылларыбыз тарихын барлауга бик зур өлеш керткән туганыбыз Раиф абый Мәрданованың “Без – Бәзәкә нәселе” китабы төп кулланмабыз булды, – дип кушыла Даниярның әнисе Раушания. – Әлеге китапта 16 буынлык нәсел шәҗәрәсендәге элеккедән алып хәзергәчә яшәгән 1354 кешенең исеме барланган. Без – шул нәселдәгеләр һәрберебез, шуларга нигезләнеп, үз нәсел шәҗәрәбезне төзедек.
Сүз уңаеннан: Раиф әфәнде инициативасы белән 1998 елның 13 июнендә Яңа Бәзәкәдә нәсел җыены үткәрелә. Бик матур бәйрәм була ул. Аны видеога төшерәләр, бик күп фотолар ясыйлар. Нәсел тарихы белән ныклап кызыксыну менә шуннан башлана.
– Раиф абыйның кызыксынуы безгә дә күчте. Эзләнә башладык. Уртак тырышлык белән үз шәҗәрәбез барлыкка килде. Без бу тарихи агачны буыннан-буынга тапшырырга бурычлы. Шулай эшләгәндә ул тагын да тармакланыр, нәсел җепләре дә сакланыр, – ди Илдус.
Ә бу юлы Казаннан бик матур тәэсирләр белән кайтканнар Гыйльмегаяновлар.
– Миңа заманча мәктәп тә, Казан да бик ошады. Алга таба да мондый бәйгеләрдә катнашу теләге белән кайттым, – ди Данияр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев