Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Тирсә мәктәбе укучысының эшләнмәсе 2020 ел өчен чыгарылган календарьга кертелгән

Тирсә мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Азалия Сибатова, Халыкара энергияне саклау көненә багышлап “Татэнергосбыт“ җәмгыяте уздырган “Кояшлы куян“ унынчы республика балалар бәйгесендә катнашып, “Тамашачы мәхәббәте“ номинациясендә җиңү яулый. Аның эшләнмәсе 2020 елга әлеге оешма чыгарган календарьга да кертелә.

Азалия әлеге бәйгедә үзен икенче ел рәттән сыный инде. Энергиягә саклык белән карау тематикасын яктырткан эшләр быел да республиканың төрле почмакларыннан килә. Барлыгы 450 эш кабул ителә. Ә 23 җиңүчене Казанга чакырып бүләклиләр. Алар арасында Азалия дә бар. Ул Мактау грамотасына лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев