Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Тирсәнең чыгарылыш сыйныф укучылары илебез өчен бик тә кирәкле белгечләр булырга хыялланалар

Алмагачлар, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән 25 май календарьда бәйрәм көн саналмаса да, мәктәп тәмамлаучыларга гына түгел, барыбыз өчен дә истәлекле көн ул. Әнә, ак алъяпкычлар кигән, чәчләренә ак бантлар таккан гүзәл кызлар, ыспай егетләрне күргәч, үзең дә мәктәп елларына кайткандай буласың. Истә, һаман да истә ул һәрберегезнең Соңгы кыңгырау бәйрәме......

Алмагачлар, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән 25 май календарьда бәйрәм көн саналмаса да, мәктәп тәмамлаучыларга гына түгел, барыбыз өчен дә истәлекле көн ул. Әнә, ак алъяпкычлар кигән, чәчләренә ак бантлар таккан гүзәл кызлар, ыспай егетләрне күргәч, үзең дә мәктәп елларына кайткандай буласың. Истә, һаман да истә ул һәрберегезнең Соңгы кыңгырау бәйрәме...
Бу атнада районыбыздагы 149 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Безнең чор чыгарылыш сыйныфлары белән чагыштырганда, район буенча бик аз инде бу. Чагыштыру өчен: 1974 елда Тирсә сигезьеллык мәктәбен 32 бала тәмамладык. Ә быел исә унберенчедә нибары тугыз гына укучы белем алган.
- Авыл мәктәпләре арасында чыгарылыш укучылары иң күп булган уку йорты әле ул. Калганнарында 3-5 укучы гына тәмамлый, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
- Тугызга кадәр алар ике сыйныф иде. Бердәм дәүләт имтиханы куркыта шул хәзер күпләрне. Яхшы укыган, БДИны уңышлы бирүенә ышанган укучыларыбыз гына калды. Укучыларыма ничектер, миңа бигрәк тә ямансу, сагышлы бу бәйрәм. Яңа уку елын ничек аларсыз башлармын дип борчылам. Тугызы да үз балам кебек иде бит. Менә хәзер аларга карыйм да күңелем тула, - ди унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Ләйсәния Мусина.
- И-и, безнең Ләйсәния Зәкиевна кебек сыйныф җитәкчесе юктыр... Ул укытучы гына түгел, иң якын өлкән дустыбыз да бит. Әниләргә дә сөйләмәгән серләребезне дә ул гына белде. Аның белән теләсә ниди темага ачылып сөйләшеп утырып була. Ачуын чыгарган, тыңламаган чакларыбыз да булгандыр инде. Зинһар, гафу итсен инде апабыз...
Болар - Сабина, Илһамия, Гүзәл, Айзилә, Ольга, Гөлиянең бер-берсен бүлдереп Ләйсәния апалары турында чын йөрәктән сөйләгән сүзләре. Сыйныфташлары Әлмир, Илмир, Рөстәм дә чын егетләрчә тыйнак кына кызларның сүзләрен җөпләп торалар.
Мәктәп тәмамлаучыларны котларга, олы имтиханнар, зур тормыш юлына чыгар алдыннан хәер-фатиха бирергә, әнә, күпме кунаклар, ата-аналар, авылдашлары җыелган. Мәктәп директоры Гөлфия Гобәйдуллина:
- 11 ел буе белем-тәрбия биргән укучыларыбызны олы юлга озату шатлыклы да, авыр да. Күз алдыбызда, әнә, ничек үсеп җиттегез! Сез мәктәптән чыгып киткәч тә тормышыгыз, уңышларыгыз белән гел кызыксынып яшәрбез. Һәрберегез белән "Ул бит - безнең укучыбыз!" дип горурланырлык булсын, - дигән наказ бирде.
Район башлыгы Валерий Макаров:
- Әгерҗе районына яшь белгечләр бик тә кирәк. Югары уку йортларына кереп, дипломлы белгечләр булып туган якларга кайтуыгызны көтәбез. Туган Әгерҗегезнең патриотлары булыгыз! - дип мөрәҗәгать итте.
Ә һөнәр сайлауга килгәндә, Тирсә мәктәбе егет-кызлары районыбыз өчен бик тә кирәкле белгечләр булу турында хыялланалар. Көчле спортчы, өлкәннәрчә шундый җитди Илмир Латыйповны киләчәктә нәкъ менә эчке эшләр системасында күрәсе килә. Илһамия Нәбиуллина хәтта төшендә дә патологоанатом булуын күрә. Әлмир Әхмәтшин - юрист, Сабина Гобәйдуллина, Рөстәм Мурзаянов - техник вуз, Гөлия Сәлимгәрәева укытучы булу турында хыялланалар. Ә менә Айзилә Сөләйманова белән Ольга Корневаның язмышы билгеләнгән инде. Алар максатчан юллама белән, ягьни 15 мең сум стипендия алып, КФУның Алабугадагы институтында укыячаклар. Укытучы дипломы алгач, Әгерҗе районына эшкә кайтуларын көтәбез. Гүзәл Сәттахиева, гомумән, Мәскәүгә үк китү хыялы белән яна. Матур хыялларыгыз, берүк, тормышка ашсын, яшь дуслар!
Соңгы кыңгырау бәйрәме матур мизгелләргә бай булды. Егет-кызлар мәктәп елларының һәр баскычын искә төшереп, балачак биюләрен дә бик оста башкардылар, күңелләрне җилкендереп вальс та биеделәр. Беренче укытучылары һәм әти-әниләренең наказлары да яңгырады. Мәктәпнең иң яшь хуҗалары - беренче сыйныф укучылары абый-апаларына белем символы булган глобуслар бүләк иткәндә "Без сездән ким булмабыз, сез калдырган традицияләрне лаеклы дәвам итәрбез" дип сүз бирделәр.
Мәктәп елларының тәмамлануын белдереп, мәйданда соңгы кыңгырау чыңлады, изге теләкләр белән һавага шарлар очты. Моңсу да, сагышлы да мизгелләр... Мәктәп имтиханнарын гына түгел, тормышның катлаулы сынауларын да һәрчак җиңеп чыгарга язсын сезгә, 2016 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев