Төрле уку йортларында укучы райондашларыбыздан студентлар тормышы турында сораштырдык
Районыбыздан һәр елны мәктәп тәмамлаган йөзләгән егет-кыз, төрле уку йортларына кереп, студентлар сафын арттыра. Кайларда гына белем алмыйлар райондашларыбыз! Казан, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Ижау, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург уку йортларын сайлаучылар да бар. Белемле, оста, креатив замана яшьләренең студент тормышы ничек уза икән? Бүген – Студентлар көнендә бу хакта аларның үзләреннән сораштырдык.
Гүзәл ГАЛИУЛЛИНА, Көчек авылы:
- Мин әле сентябрьдән генә студент тормышы белән кайнап яши башладым. Мәктәптә укыганда ук туган авылымнан, бигрәк тә әти-әниемнән еракка китәсем килмәде. Шуңа күрә Ижаудагы Удмурт дәүләт университетын сайладым. Белгечлегем буенча биолог мин. Уку кызык та, авыр да. Мәктәптә укыганда бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы бар дип тырышып укысам, биредә фәннәрне үзләштерү тагын да катлаулырак. Әмма мин үҗәтлегем белән сынатмыйча укып барам. Тулай торакта яшим. Үзебез ашарга әзерлибез, җыештырабыз. Әнә шулай, эш белән укуны чиратлаштырабыз. Буш вакытым булганда татар концертларына йөрергә тырышам.
Бу атнада беренче сессиямне уңышлы гына тапшырып Көчеккә – әти-әнием һәм өч яшьлек энем Камил янына каникулга кайттым. Авылда рәхәт! Әнием Фәридә көн саен тәмле ризыклар белән сыйлый. Күбрәк саф һавада булырга тырышам.
Казан, Чаллыда укучы сыйныфташларым әле кайтып җитмәделәр. Бу атнада аларның да сессияләре төгәлләнергә тиеш. Ял көннәрендә Мәдәният йортында очрашырга сүз куештык.
Барлык студент авылдашларымны, дусларымны бәйрәм белән котлыйм. Студент елларыбыз күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы узсын.
Адилә Гыйбадуллина, Ямурза авылы:
- Мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең музыка-сәнгать эстрадасы белгечлеге бүлегенең беренче курсында белем алам. Кулга студент кенәгәсен алып, имтиханнарны тапшыргач үземне зур тормышка аяк баскандай тойдым. Көллияттә уку миңа бик ошый. Без быел, нигездә, 10-11 сыйныф программасын үтәбез, шулай ук сольфеджио, сәхнә теле, фортепиано һәм вокал дәресләре дә керә. Кечкенәдән үк сәхнәне үз иткәнгәдер, вокал дәресләренә аеруча яратып йөрим, осталыгымны арттырам. Безнең көллияттә Казан,Чаллы, Мамадыш, Әгерҗедән, шулай ук Подмосковье, Архангельск өлкәләре кебек бик ераклардан килеп белем алучылар да күп.
Мин үзем көллияттә оештырылган "Керәшен" җыр һәм бию ансамбленә йөрим. Без Казан, Чаллы, Мамадыш, Менделеев, Зәй, Алабуга калаларында чыгышлар ясыйбыз. Күптән түгел танылган җырчы Виталий Агапов җитәкчелегендә Чаллыда узган "Нардуган" бәйрәмендә катнаштык. Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләндек.
Ямурзада гомер кичерүче әнием Раилә Тимофеева да мин белем ала торган көллияттә читтән торып укый. Ул китапханәче белгечлеген үзләштерә. Без – ике студент бер-беребез белән киңәшләшә-киңәшләшә белем үрләрен яулыйбыз.
Кирилл БУЛДАКОВ, Әгерҗе шәһәре:
- 12 яшьтән хоккей белән шөгыльләнгән егет мин. Спортны яратканга мәктәпне тәмамлагач кая укырга барырга дигән сорау да тумады. Мин Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең хоккей буенча тренер-укытучысы факультетын сайладым. Бакалавриатта укыганда университетның хоккей командасы составында уйнадым. Укудан тыш, тренер булып та эшләдем. Туган Әгерҗемдә булганда ярышларда катнаштым һәм “Спутник“ командасы яшүсмерләрен хоккей серләренә өйрәттем.
Узган ел бакалавриатны тәмамладым. Әлбәттә, уку энә белән кое казу дип белми әйтмәгәннәр. Биохимия һәм физиология фәннәре аеруча авыр бирелде. Шуңа күрә дәрескә төне буе әзерләнгән вакытлар да булды. Ә иң кызыклылары психология һәм педагогика иде. Хәзер балалар белән эшләгәндә педагоглар өйрәткән алымнарны бик яратып кулланам.
Мин укуымны магистратурада дәвам итәргә уйладым. Уку белән бергә Казанның “Стрела“ балала-яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә эшлим. Ә үзем “Ак Барс“ бердәм хоккей лигасында һәм “Ядран“ командасында уйныйм. Уку да, командаларда уйнау да, балалар белән шөгыльләнү дә бик ошый миңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев