Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Туган яктан моңнар алып кайта ул Әгерҗегә

Күз алдыбызда буйга гына түгел, иҗат уңышлары белән үскән талантлы балаларыбызның сәхнә уңышлары белән ничек горурланмыйсың инде?! Казанда укучы җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВның тиздән туган төбәге Әгерҗегә яңа концерт программасы белән кайтуы да бик сөендерде. Тәбәрле авылының бу сөйкемле малае, дөрестән дә, күз алдыбызда үсте. Аның башлангыч сыйныфларда ук Әгерҗе...

Күз алдыбызда буйга гына түгел, иҗат уңышлары белән үскән талантлы балаларыбызның сәхнә уңышлары белән ничек горурланмыйсың инде?! Казанда укучы җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВның тиздән туган төбәге Әгерҗегә яңа концерт программасы белән кайтуы да бик сөендерде.

Тәбәрле авылының бу сөйкемле малае, дөрестән дә, күз алдыбызда үсте. Аның башлангыч сыйныфларда ук Әгерҗе сәхнәсенә "Әссәламәгаләйкүм!", "Мин яратам сине, Татарстан" дип җырлап чыгуы - бүгенгедәй күз алдында. Шул чагында ук Динарга зур өметләр баглаган ул вакыттагы социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Рәвия ханым Лутошкина: "Сәләтен үстерү белән шөгыльләнүче булса, бу малайдан җырчы чыгачак", - дигән иде.
Ә кечкенәдән үк җырга, сәхнәгә гашыйк улларын, авылда үз казанында гына кайнатмыйча, башка сәләтле яшьтәшләрен дә күрсен, аралашсын, республикадагы дәрәҗәле җыр бәйгеләрендә катнашып, күренекле сәнгать әһелләренең бәясен ишетеп, үз өстендә шөгыльләнсен өчен Дилбәр ханым белән Рәүфәт әфәнде Шәймәрдановлар барысын да эшләделәр. Шулай булмаса, баланың сәләтен үстерү өчен шартлары булмаган гади татар авылында бу җырчы малай югалып та калган булыр иде, бәлки. Әтисенең атнага ике-өч тапкыр 70шәр чакрым юл узып, Әгерҗедәге сәнгать мәктәбенә укырга йөртүләре, Казанга, хәтта Рәсәйнең башка төбәкләренә татар җыры бәйгеләренә озата барулары турында Динар үзе дә бүген горурланып сөйли:
- Әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Тәбәрле мәктәбендә укыганда әтием мине, ничә чакрым юл узып, район үзәгенә сәнгать мәктәбенә йөртте. Республикада бер генә җыр бәйгесен дә калдырмый идек. Анда да әти һәрвакыт үзе озата барды. Аннан соң авыл мәктәбендә укыганда ук танылган яраткан җырчыбыз Миңгол абый Галиевта шөгыльләнергә Казанга йөртүче дә әтием булды. Балалары өчен, әнә шулай, җан атарга әзер әти-әнием булу белән чиксез горурланам. Һәр ата-ана, бигрәк тә авылда баласының талантын үстерү өчен шулай шөгыльләнсен иде, - ди Динар, газиз кешеләренә ихлас рәхмәтен белдереп.
Менә шулай кечкенәдән җырлап үскән Динар бүген Казанда филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбендә укый. Татрстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиевтан - вокал, күренекле якташыбыз, профессор, танылган баянчы Рәгъде Халитовтан баян буенча дәресләр ала. Балачактан ук сәхнәләрдән төшмәгән Динар Казанның мәдәни тормышына баштанаяк чумган. Нинди генә җыр бәйгеләрендә катнашмый да, кайларда гына чыгыш ясамый ул хәзер. "Садә" җыр ансамблендә шөгыльләнергә дә өлгерә.
- Бер генә буш вакытым да юк. Яшь чакта шулай барысын да үзләштереп, гомерләре буе олы сәхнәләрдә чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яулаган күренекле остазларымнан барысын да өйрәнеп калырга кирәк, - ди яшь якташыбыз.
Менә шундый активлыгының, олы максатларга омтылып яшәвенең матур нәтиҗәләре дә - күз алдында. Узган ел гына да Динар, республикада һәм Чуашстанда үткәрелгән унга якын татар җыры бәйгесендә катнашып, лауреат булган. "Ватан" халык иҗаты яшьләр фетивалендә "Халык җыры" номинациясендә беренче урын яулаган.
Якташыбызның халык җыры буенча җиңүе очраклы гына түгел. Динар балачактан ук халык һәм композиторларыбызның халыкчан җырларын үз итте.
-Миңа шырдый-бырдый бер көнлек кенә җырлар ошамый. Алар халык күңеленә үтеп тә керми, бик тиз онытыла да. Ә халык җырлары - дистәләгән еллар узса да җыр сөючеләр күңелендә. Аларны башкарганда үзең дә моң дәрьясында йөзәсең, тамашачыны да шунда алып кереп китәсең. Остазым Миңгол ага да: "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен, сәхнәгә күбрәк ретро җырлар белән чык", - дип өйрәтә.
Динар бу остазы турында шундый җылы итеп сөйли:
-Миңгол абый миңа әтием кебек якын кеше инде хәзер. Ул бик гади, кешелекле, безне үз балалары кебек якын итә, шул ук вакыт та таләпчән дә, - ди Динар, олы хөрмәтен белдереп.
Туган төбәге Әгерҗегә "МОҢНАР АЛАМ ТУГАН ЯГЫМНАН" исемле тәүге концертын да Динар Шәймәрданов нәкъ менә шушы мөхтәрәм остазы Миңгол Галиев белән оештырган.
- 5 апрельдә барлык якташларымны район Мәдәният сараена концертыбызга көтеп калам. Программада ниләр барлыгы сер булып калсын. Шулай да репертуарымда Әгерҗебезнең танылган шагыйрьләре, көй иҗат итүчеләре Чыңгыз Мусин, Габдулла Галиев, Әнвәр Закиров, Раилә Бариева, Дамир Муллахмәтов, Гафият Нигъмәтуллин иҗат иткән җырларга киң мәйдан биреләчәген әйтеп үтәм. Миңгол ага да күбрәк халык һәм ретро җырлар башкарачак. Ә концертны яраткан яшь җырчыгыз, сүз остасы да Нурзадә алып бара. Килегез, үкенмәссез! Бу шимбә кичегез безнең белән бергә бик матур узачак дип ышандырып әйтә алам, - диде әңгәмәбез ахырында Динар.
Биш-алты яшеннән үк Әгерҗе тамашачысы күңеленә кереп калган яшь җырчыбыз Динар Шәймәрдановның туган якка тәүге гастроле, һичшиксез, уңышлы узар дип ышанам. Ә без исә җырчы якташыбызга һәм аның остазына булган мәхәббәтебезне бу кичне көчле алкышлар белән күрсәтик.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев