Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Тыныч йокла, Рәсил!

Аның гомеренең иң матур чагы - яшьлеге әле башлана гына иде. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, алда - медицина академиясенә документлар тапшырасы... Күпме якты хыялларны тормышка ашырасы, яңа үрләр яулыйсы бар... Әмма мизгел эчендә бу якты хыяллар барысы да челпәрәмә килде. 17 яшендә аның гомере фаҗигале төстә өзелде. Дүшәмбе көн...

Аның гомеренең иң матур чагы - яшьлеге әле башлана гына иде. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, алда - медицина академиясенә документлар тапшырасы... Күпме якты хыялларны тормышка ашырасы, яңа үрләр яулыйсы бар... Әмма мизгел эчендә бу якты хыяллар барысы да челпәрәмә килде. 17 яшендә аның гомере фаҗигале төстә өзелде.

Дүшәмбе көн Әгерҗе халкы 3нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Рәсил ЗАРИПОВ белән хушлашты. Сыйныфташлары белән Кече Пурга районында урнашкан базада ял иткән Рәсил су коенганда бата башлый, аны коткарып кала алмыйлар. "Үлем үкенечсез булмый, диләр. Рәсилне без олы йөрәкле, бик тә ярдәмчел булганы өчен яраттык. Аның матур елмаюы - һәрвакыт безнең күз алдында", диләр сыйныфташлары.

Бүген без Рәсилне якыннары һәм дуслары белән искә алабыз.

Алсу ФАЯЗОВА - Рәсилнең әнисе:

- Олы улым Рәсил ышанычым, якты өметем иде. Ул әбисенең дә, безнең дә ярдәмчебез, кайгыртучыбыз булды. Юмор хисенә бай, шат күңелле Рәсилебезне югалткач тормыш бермәлгә туктап калгандай тоелды. Баласын җир куенына илтеп салган ананың хәлен газизләрен югалткан әниләр генә аңлый торгандыр. Рәсил үзе дә якты йолдыз кебек иде, гомере дә атылган йолдыздай өзелде...

Айзат ХАРИСОВ - "Авангард" Яшьләр үзәге директоры:

- Рәсилне КВНда уйнаучы шат күңелле егет буларак беләм. 3нче мәктәпнең быел гына оешкан "Зырга" командасы беренче чыгышларыннан ук тамашачы мәхәббәтен яулады. Хәтта алар быел фестиваль җиңүчеләре булдылар. Команданың җиңүендә, әлбәттә, Рәсилнең дә актерлык осталыгы зур роль уйнады. Аңа гади, акыллы татар малае роле бик килешә иде. Әнә, ул башына түбәтәй киеп, авызын ерып сәхнәгә чыгып килә сыман...

Римма ДУМЧЕВА - рус теле укытучысы:

- Рәсил бик тырыш укучы иде. Табиб булырга теләгән укучым хыялын тормышка ашыру өчен бик тырышты, һәр дәрескә җитди карады. Башкалардан активлыгы, күп белүе белән аерылып торды, өй эшләрен җиренә җиткереп, төгәл эшләп килә иде. Имтиханнарга да бик тырышып әзерләнде. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханыннан районда иң югары балл җыючылар арасында аның да исемен ишеткәч бик сөендек. Рәсил сыйныфта иң матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче дә иде. Татар, рус телләрен камил белгән укучым һәр кичә-бәйрәмнең үзәгендә кайнады. Тукайның 130 еллыгына багышланган тантанада да Тукай ролен ничек килештереп уйнады ул. Укытучылар да, сыйныфташлары да бу ачык күңелле, ярдәмчел егетне бик якын иттеләр.

Иван ЕВДОКИМОВ - Рәсилнең сыйныфташы һәм якын дусты:

- Без мәктәптә дә, ял көннәрендә дә гел бергә булдык. Рәсил - ышанычлы, авыр вакытта ярдәмгә килергә әзер торучы чын дус иде. Якын дустыңны гомерлеккә югалту бик авыр...

ххх

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә дә дуслары, сыйныфташлары, гомумән, Рәсилне белүчеләр аның турында иң җылы юксыну сүзләре язалар. "Син якты йолдыз булып безнең күңелләрдә балкырсың. Без сине онытмабыз! Урының оҗмахта булсын, дустыбыз!"

Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев