Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Уку елы тәмамлана

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит. БДИда укучылар тупларга тиешле минималь...

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит.


БДИда укучылар тупларга тиешле минималь баллар күләме узган елдагыча калды. Рус теленнән, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия һәм биологиядән - 36, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча кимендә - 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, чит телләрдән 22 балл тупларга тиеш.

БДИ уздыру көннәре

27 май

География, рус әдәбияты

30 май

Рус теле

2 июнь

Математика (база дәрәҗә)

6 июнь

Математика (профиль дәрәҗә)

8 июнь

Җәмгыять белеме

10 июнь

Чит телләр (телдән бирү)

11 июнь

Чит телләр (телдән бирү)

14 июнь

Чит телләр, биология

16 июнь

Информатика, тарих

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев