Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Велошлем кигән кәләш гадәти булмаган никах нечкәлекләрен сөйләде

Кагыйдәләр кушуы буенча түгел, күңел кушуы буенча

7 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Әгерҗе муниципаль районы ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган никах теркәлде, дип хәбәр иткән идек. Яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Илдар Хисамов һәм Наталья Шәрипова тантанага велосипедта килгәннәр.

Бернинди фата һәм күбәләк-галстук та, бернинди ак күлмәк һәм үтүкләнгән кара чалбар да юк - аның каравы, велосипедчыларның тулы экипировкасы: велокостюм, кроссовкалар һәм, әлбәттә, шлем. Ә лимузин урынына - велосипедлар.

Наталья һәм Илдар әгерҗелеләргә велоспорт яратучылар буларак яхшы таныш. Транспортның нинди дә булса башка төрендә аларны күз алдына да китереп булмый.

"Кышын да, җәен дә велосипедта", - ди алар турында матур һәм онытылмас тантананы теркәгән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

Гадәттәгечә, балдаклар белән алмашынгач, Илдар һәм Наталья бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп шлемнар кидергән.


- Идея икебезнең башка да бер үк вакытта килде. Илдар профессиональ рәвештә велоспорт белән өч елдан артык шөгыльләнә, алты елдан артык тимер ат белән дус. Мин дә велосипедны бик яратам. шушы мавыгулар һәм кызыксынулар безне якынайтты да инде. Туйны да нәкъ менә велосипед экипировкасы киеп уздырырыга булдык, - дип уртаклашты район газетасы белән велошлем кигән кәләш. - Гыйнварда ЗАГСка гариза бирдек тә буш датаны сайладык, ул 07.07.2020 булып чыкты. Тантанага велосипедларыбызны кертергә мөмкинме, дип рөхсәт сорадык. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, бераз гаҗәпләнсәләр дә, рөхсәт иттеләр. Һәм китте инде!... Балдаклар белән алмашкач, ирем шлемнар белән дә алмашырга тәкъдим итте. Алга таба балалардан, туганнардан һәм якыннардан котлаулар. Шәһәр буенча традицион йөрүләр - әмма кортеж белән түгел, әлеге дә баягы, великларда. Гади генә бәйрәм кебек, ләкин гадәти дә түгел. Аерылып торырга теләмәдек. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Без бик канәгать! Шәһәребездә стандарт булмаган туйлар һәм чаралар күбрәк булсын иде! Кагыйдәләр кушуы буенча түгел, күңел кушуы буенча! - ди хәзер инде Хисамова булган Наталья.

Фотолар: Илдар Хисамов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев