Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Видеоматериаллар әзерләү, кино төшерү – Кадыбаш кызының яраткан шөгыльләре

Айгөл Мулланурова – Кадыбаш мәктәбе укучылары оешмасы президенты. Мәктәптә уздырылучы бик күп чараларны оештыручыларның берсе һәм алып баручысы да ул.

Борынгы төркиләрдә “ай“ сүзе сылу, матур, асыл, якты, нурлы, акыллы, кыйммәтле, бәхетле кебек күчерелмә мәгънәне белдергән. Кадыбаш кызы Айгөлгә бик тә белеп кушканнар исемен: айның шушы һәм гөлнең бөтен сыйфатлары бар анда. Әбисе белән бабасы тикмәгә генә Айгөлем дип дәшмидер аңа.

Гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркәләнүне белми: йорттагы, бакчадагы кулдан килгән бөтен эшләрне кечкенәдән үк өйрәнеп, хезмәт сөючән булып үсә. Аның тырышлыгы, җәмәгать эшләрендә активлыгы, спорт яратуы, иҗатка тартылуы башлангыч сыйныфларда ук ачык чагыла.

Туган теленең бар матурлыгын, аһәңен күңеле белән тоемлаучы кыз туган җир, туган авыл, әти-әнисе турында шигырьләр яза. Иҗат җимешләре “Яңарыш“ газетасында күп дөнья күрә. Бу басманың тынгы белмәс яшь хәбәрчесе ул.

Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында өч ел инде беренчелекне беркемгә дә бирми. Ә республика олимпадасыннан призер булып кайта.

Чаллы шәһәрендә уздырылган “Без – Тукай оныклары” Бөтенроссия фестивалендә Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге“ нәсерен сөйләп беренчелекне ала. Казанда уздырылучы Рөстәм Бикмуллин исемендәге “Бикафест” фестиваленең беренче турында җиңү Фәнис Яруллиның “Күкләр юлы кирәк кешегә“ шигыре белән чыгыш ясаган сүз остасына, ягъни Айгөлгә елмая. Узган ел Бөтенроссия “Илһам” бәйгесендә дә үзе иҗат иткән “Бәхет көтү“ исемле шигыре белән катнашып лауреат була.

 

СПОРТ – АНЫҢ ЮЛДАШЫ

Физкультура дәресләрен көтеп ала Айгөл. Спорт ярышларында да бик теләп катнаша. Мәктәп бәйгеләрендә гел җиңү яулаган җитез кыз, мәктәп данын яклап, район бәйгеләрендә дә катнаша, алардан еш кына җиңүләр яулап кайта. 5-6 сыйныфлар арасында район күләмендә уздырылган көзге кросста финишка иң беренче булып килә. Кызлар арасында гомуми физик әзерлек буенча район спартакиадасында да беренче урын ала.  Узган ел Айгөл физкультура буенча район олимпиадасы призеры була.

Айгөл Мулланурова – Кадыбаш мәктәбе укучылары оешмасы президенты. Мәктәптә уздырылучы бик күп чараларны оештыручыларның берсе һәм алып баручысы да ул.

Кояш кебек якты күңелле кызның иң яраткан фәннәре – физика, информатика, математика, физкультура. Замана баласы сыйныф тормышы турында берничә видеопрезентация әзерләгән. Видеоматериаллар әзерләү, кино төшерү – аның яраткан шөгыльләренең берсе.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев