Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яңавыл кызы Айзилә укытучы булачак

Быел тугыз укучы Тирсә мәктәбе, яраткан укытучылары белән саубуллаша. Шул тугыз бөртекнең берсе - безнең Яңавыл кызы Айзилә СӨЛӘЙМАНОВА. Яңавыл мәктәбе ябылгач, 7 сыйныфка дүртәү - өч кыз, бер егет Тирсәгә киткәннәр иде. Өчесе тугыздан соң техникум-көллиятләргә укырга керсә, Айзилә укуын дәвам итте. Аның ныклы бер карары бар иде инде:...

Быел тугыз укучы Тирсә мәктәбе, яраткан укытучылары белән саубуллаша. Шул тугыз бөртекнең берсе - безнең Яңавыл кызы Айзилә СӨЛӘЙМАНОВА.

Яңавыл мәктәбе ябылгач, 7 сыйныфка дүртәү - өч кыз, бер егет Тирсәгә киткәннәр иде. Өчесе тугыздан соң техникум-көллиятләргә укырга керсә, Айзилә укуын дәвам итте. Аның ныклы бер карары бар иде инде: ул укытучы булачак. Өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә игътибарлы кызны Тирсә мәктәбендә дә үз иттеләр: һәрвакыт коллектив үзәгендә кайнады ул. Үз максатына ирешү өчен күп көч куйды. Бу уку елында ГТО нормаларын уңышлы тапшырып, көмеш билгегә лаек булды. Төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алган кыз, укытучысы Гөлназ Йосыпова белән ныклы әзерлек алып барып, быел Алабугада татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында өченче урынга лаек булса, Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап Казанда "Син Тукайны беләсеңме?" төбәкара бәйгедә дә призлы урын алды. Гөлназ Габдрахман кызы Айзиләбез турында бик җылы фикердә:

- Ул төгәл, актив, һәр эшкә җаваплы карый. Нәрсәгә сәләтле икәнен белеп эш итә. Матур әдәбият белән кызыксына. Сөйләм теле матур, грамоталы. Һәркем белән уртак тел таба белүче укучымның киләчәктә бик яхшы укытучы булачагына ышанам, - ди ул укучысы белән чын күңелдән горурланып.

Мин дә сөенеп куйдым: минем дә укучым бит ул Айзилә. Ак юл телим сиңа, укучым!

Розалия КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев