Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Якташ солдатлар телефон аша якыннарын бәйрәм белән котлый

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен районыбызның йөзгә якын егете төрле частьларда хәрби бурычларын үтәп каршы ала. Матур традиция буенча, бәйрәм алдыннан без, аларның берничәсе белән телефон аша элемтәгә кереп, хәлләрен белдек, солдат тормышы белән кызыксындык. Илнар-Алнур ШӘЙМӘРДАНОВлар, Тирсә авылы: Без армиягә физик яктан ныклы әзерлекле булып киттек. Кечкенәдән җиңел...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен районыбызның йөзгә якын егете төрле частьларда хәрби бурычларын үтәп каршы ала. Матур традиция буенча, бәйрәм алдыннан без, аларның берничәсе белән телефон аша элемтәгә кереп, хәлләрен белдек, солдат тормышы белән кызыксындык.

Илнар-Алнур ШӘЙМӘРДАНОВлар, Тирсә авылы:

  • Без армиягә физик яктан ныклы әзерлекле булып киттек. Кечкенәдән җиңел атлетика, хоккей, чаңгы спорты белән шөгыльләндек. Ә армиядә көчле һәм нык булу аеруча таләп ителә. Гомумән, без туган авылыбыздан 11 ноябрьдә чыгып киттек. Игезәкләр булгач, безне аермадылар. Икебез дә Брянск шәһәрендә пулеметчылар әзерли торган хәрби частька эләктек. Присяга кабул иткәннән соң (әлеге тантанага әниебез Айсинә дә килгән иде) учебкада булдык. Әле менә ике атна Курскига командировкага бардык. Солдат тормышы бик ошый. Дөрес, биредә тәртип бик нык, һәркайда зур төгәллек, җаваплылык таләп ителә. Әмма без сынатмыйбыз. Әниебез шалтыраткан саен "кыерсытмыйлармы, тамагыгыз туямы" дип кызыксына. "Дедовщина" юк, ризыкны хәтта сайлап алып ашарга була. Барысы да бик яхшы. Шулай да гаиләбезне, бигрәк тә ике яшьлек энебез Исматны сагынабыз. Әтиебез Айдарны һәм төпчегебезне бәйрәм белән котлыйбыз. Без сезнең йөзгә кызыллык китермәбез!

Рифат ӘХМӘТОВ, Кырынды авылы:

  • Армиягә ашкынып киттем дисәм, һич кенә дә ялгыш булмас. Ижауда тимер юл техникумында программист белгечлегенә укып чыккач, Санкт-Петербургка барып ике ай поездларны озатучы булып эшләдем. Көзге чакырылыш алдыннан хәрби комиссариат юлын таптарга туры килде. Мине 20 ноябрьдә җибәрәбез дигәннәр иде, "аңа кадәр көтмим, беренче солдатлар белән китәм" дигәч, каршы килмәделәр. Шулай итеп, 21 октябрьдә якыннарым белән бер елга саубуллашып армиягә киттем. Псков өлкәсендә мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итәм. Дөресен әйтим, беренче айларда авыррак булды. Катгый таләпләр, яңа коллектив, бертөрлелек... Күңел ничектер солдат тормышын кабул итмәде. Хәзер барысы да ошый. Өстә - хәрби кием, кулда мылтык дигәндәй... Безне хәзер көн саен кырга атарга алып чыгалар. Өйрәнүләр шунда уза.

Якыннарым белән элемтәгә генә еш чыга алмавым күңелне тырнап тора. Бер ай инде әнием белән сөйләшкән юк. Энем Илфат белән интернеттан гына аралашабыз. Өйдәгеләргә "борчылып ятмагыз, минем белән барысы да яхшы. Туган якларга кайтырга сигез ай гына калып бара. Исәнлектә күрешергә язсын" дип кайнар сәламнәремне юллыйм. Әтиемне, энемне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Алмаз ВӘЛИЕВ, Яңа Бәзәкә авылы:

  • Мине якыннарым армиягә өебездә Коръән ашы уздырып, борынгыдан калган йола - ипинең кибән башын тешләтеп, кулымны онга мандырып, биш бармак эзен стенага төшереп, авыл чыкканда кулъяулык бәйләп калдырып зурлап озаттылар. "Хезмәт бурычымны үтәргә ераккарак китсәм ярар иде" дигән теләгем чынга ашты. Яңавылдан Рөстәм Галиев, Тукай авылыннан Динар Гәрәев, Әгерҗедән Айрат Ситдыйков белән поездда ун көн барып Читага эләктек. Биредә танк частенда хезмәт итәбез. Кышкы салкын һава торышы баштарак сәламәтлеккә бик нык тәэсир итте. Авырып санчастька да эләктек. Хәзер климатка ияләштек. 35-40 градус салкын булса да, түзәбез. Армия тормышы да зарланырлык түгел. Иң мөһиме, дуслар янәшәдә. Авыр вакытта гел бергә без. Ә бу сагынуны да басарга ярдәм итә. Әти-әни белән атнага бер тапкыр телефоннан сөйләшәбез. "Әгерҗе хәбәрләре" аша әтиемне, ир туганнарымны, дусларымны бәйрәм белән тәбрик итәм! Көзен туган якларда очрашканга кадәр!

Солдатлар белән телефон аша элемтәгә Миләүшә ЯГЪФӘРОВА чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев