Яшь комбайнчы Кирилл Михайлов техниканы “биш бармагы” кебек яхшы белә
Иң мөһиме – техниканы тоя белү
“Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы битләрендә уңыш җыю чорында атна саен биреп барылган урак батырлары исемлегендә Варкләд-Бодья комбайнчысы Кирилл МИХАЙЛОВ та бар.
Кириллның комбайн штурвалы артына утыруына бер генә ел әле. 9 сыйныфтан соң индустриаль техникумга укырга кергән егет җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ә быел техникумны тәмамлаганнан соң аның үзенә комбайнны ышанып тапшырганнар.
Кыр корабын уракка әтисе Денис белән бергәләп әзерләгәннәр. Сүз уңаеннан: ул техниканы “биш бармагы” кебек яхшы белә һәм бу сыйфаты улларына да күчкән.
– Әти комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Иртәдән кичкә кадәр энем Данил да безнең белән басуда булды. Ул да индустриаль техникумга укырга керде. 5 сыйныфта укучы кече энем Вадим да бик еш кына басуга йөгереп килеп җитә иде, – дип сөйли Кирилл.
Әнә шулай өч бертуган кеченәдән техникага тартылып үсә. Алар – хуҗалыкта әти-әниләренең төп ярдәмчеләре дә. Бик күп терлек асрыйлар Михайловлар. Печән чабарга, басуны эшкәртергә дә өлгерергә кирәк. Әле ярый, хуҗалыкта үз тракторыбыз бар, диләр. Техникага сакчыл караш, һәр механизмын күзәтеп тору, вакытында ремонтлау, чистарту кебек сыйфатларга да әтисеннән өйрәнгән Кирилл.
Өч бертуган – үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашучылар.
– Әйе, аларның барысы да Варкләд-Бодья сәхнәсе аша үтте. Кирилл һәм Данил “Шуак шаян шоу” юмористик театрында, “Чынгыли” ансамблендә катнаштылар. Вадим әле һаман безнең белән. Гомумән, кирәк икән, һәркайсы хәзер дә чыгыш ясарга әзер, – дип елмая Варкләд-Бодья клубы мөдире Наталья Матвеева.
Яшь комбайнчы беренче елны ук ничек шулай алгы сафларга чыга алган соң?
– Иң мөһиме – үз эшеңне белү, техниканы тою, туган якның кыр-болыннарын ярату, – дип тыйнак кына елмая Кирилл.
Үзенең “Нью-Холланд”ын чистартып Тирсәгә кышкы саклауга куйган инде ул. Тиздән егет армия сафларына китә. Әмма комбайны яшь хуҗасын сагынырга да өлгермәс, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтып җитәр ул. Егет алдагы язмышын да билгеләп куйган инде: ул авылда кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев