Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшьләр кыздырды

"Имәнлек"тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм калдылар. Пәһлеваннар сынашты Бәйрәмне ни өчен бик иртә дүрттә үк башлыйлар дип үпкә сүзләрен җиткерүчеләр дә булды башта. Әмма бу вакытка халык бәйрәм мәйданчыгына шактый җыелган иде. Ә бәйрәм спорт чараларыннан башланды. Яткан килеш штанга күтәрүче...

"Имәнлек"тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм
калдылар.
Пәһлеваннар сынашты
Бәйрәмне ни өчен бик иртә дүрттә үк башлыйлар дип үпкә сүзләрен җиткерүчеләр дә булды башта. Әмма бу вакытка халык бәйрәм
мәйданчыгына шактый җыелган иде. Ә бәйрәм спорт чараларыннан башланды. Яткан килеш штанга күтәрүче баһадир ир-егетләргә җанатарлар көч бирделәр. 85 килога кадәр авырлыкта Илнар Закировка тиңнәр булмады. Ул - 120 килолы, ә 85 килодан югары
үлчәүдә пәһлеван Антон Шушпанов 170 килолы штанганы күтәрде. Бу кадәр көчәнүгә хәтта Антонның спорт каешы да чыдамады. Менә сиңа спорт! Футбол кырында да уеннар кызганнан-кызды. Бразилиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә җәйге кубок өчен биш команда көч сынашты. Ә җиңү инде шәһәрдә тимерьюлчыларның танылган "Йолдыз" командасында булды.
Урта гасырга кайттык
Свияжскидан килгән "Нолдер" тарихи төркеме тамашачыларны урта гасыр атмосферасына алып кайтты. XIV-XVI гасыр славян костюмнарын тамаша кылу бик кызык булды. Малайлар әлеге костюмнар янында мәш килдел

әр:сугышчыларның шлемнарын киеп карадылар, кулларына чын кылыч тотып карау бәхете дә елмайды аларга. "Сугыш кырында" барган бәрел
ешләрне дә күзәттек, хәтта кунаклардан урта гасыр биюләрен өйрәнергә теләк белдерүчеләр дә булды. Ә тимерче почмагы - аерым бер могҗиза. Әнә, бакыр һәм җиздән ясалган
роза чәчәкләре нинди матурлар. Тимерче теләгән һәркемне бу эшнең серләренә төшендерде. Атыш почмагына күбрәк ир-егетләр җыелсалар да, төркемнең администраторы Марина Кузьмина Әгерҗе кызларының кыюлыгына соклануын белдерде.
- Хатын-кызлар арбалеттан ир-атларга караганда остарак ата, - диде ул.
Район башлыгы Валерий Макаров та ияр очыннан атып карады.
Мишеньгә тидерсә дә:
- Боланны алай тиз генә эләктереп буламы соң? - диде шаяртып.
Сәхнәдә - иң яхшылар
Бәйрәмдә яшьләр яратып тыңлый торган рок та яңгырады. Әгерҗе һәм ут күршеләребез Кече Пургадан килгән төркемнәр бәйрәмне "кыздырды". Бу чыгышлардан кәефләре күтәрелгән яшьләр шаяннар һәм тапкырлар сәхнәгә чыккач тагын да дәртләнделәр.
Әгерҗе КВНчылары яшәргәннәр. Күбесе - яңа йөзләр. Иң яшь катн

ашучы Салават Батыровка нибары җиде яшь. Егетләрдән генә
торган "Шимбә" командасының чыгышы иң яхшысы булды, алар
Кубок белән бүләкләнделәр.Бу көнне шәһәр тормышын җанландырып торучы, чараларда иң активлар һәм аларны оештыруга, яшьләр хәрәкәте үсешенә зур өлеш кертүче Айзат Харисов, Сергей Мурзин, Лия Фомина, Айгөл
Чураева, Алексей Гуляев, Илнар Закиров, Ирина Моратова, Зөһрә Ивановага район башлыгы Валерий Макаров Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Районның киләчәге - сезнең
кулда, егетләр-кызлар, сынатмагыз, - диде ул. Яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева да актив яшьләрне бүләкләде. Бәйрәм сәхнәсендә 14 яше тулган яшүсмерләр паспорт та алдылар. Бәйрәмне оештыручылар иганәчеләр "Талисман",
"Техноград" (Рөстәм Тимергалин), "Пятерка" (Елена Симонович), "Автосуши-бонсай" (Илнар Закиров), эшмәкәр Рөстәм Сәлимгәрәевка
рәхмәтләрен җиткерделәр.Бәйрәм дискотекасы төн уртасына кадәр дәвам итте. Яшьләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, бәйрәм мәйданын кыздырдылар.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев