Яшьләр районнан ник китә
Яшьләр сәясәте үсеше стратегиясе
Яшьләр районга кире кайтып, авылда калсыннар өчен нишләргә, моның өчен нинди механизмнар һәм инструментлар кулланырга? Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА тәкъдим иткән Яшьләр сәясәте үсеше стратегиясендә нәкъ менә шулар чагылыш тапты.
Чарада ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Ринат Садыйков, район башлыгы Азат Вәлиев, төрле ведомство җитәкчеләре, шәһәр мәктәпләре укучылары һәм агросәнәгать көллияте студентлары катнашты. Презентация, ZOOM режимында трансляцияләнеп, аңа министрлык экспертлары бәя бирде.
Стратегиядә беренче планга яшьләрнең районнан китү проблемасы чыгарылган. Соңгы 7 елда гына да 14-35 яшьлек райондашларның саны өч меңгә кимегән.
– Яшьләр районга кире әйләнеп кайтсын өчен без аларга хыялларын тормышка ашыру һәм югары керем алу өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш, – дип ассызыклады стратегиянең төп максатын Татьяна Сегреева.
Моның өчен берничә өстенлекле юнәлеш билгеләнгән. Шуларның берсе – яшьләрдә бизнес-аң тәрбияләү.
– Бу – бүген аеруча мөһим, чөнки якын киләчәктә күп кенә һөнәрләр юкка чыгачак. Үз эшеңне башлау – үзеңнең һәм балаларыңның имин тормышын тәэмин итү өчен ышанычлы юнәлеш, – дип билгеләп үтте Татьяна Сергеева.
Әлеге юнәлешне район башлыгы Азат Вәлиев та хуплады. Ул кызыклы фикерләре булган яшьләр белән Красный борда очрашырга тәкъдим итте. Чөнки анда туристик зона, экологик ял территориясен булдыру планлаштырыла.
Бу теманы дәвам итеп, Татьяна Сергеевна район башлыгына яшь эшмәкәрләр һәм укучыларга тәгаенләнгән грант бәйгесе игълан итү тәкъдиме белән чыкты.
– Республика һәм федераль бәйгеләрдә катнашу өчен бөтен кешенең дә кыюлыгы җитмәскә мөмкин, – ди Татьяна Сергеева. – Яшьләргә җиңел старт мөмкинлеге бирү кирәк. Үзләрен кискен шартлардан башка гына сынап карасыннар.
Азат Рөстәм улы әлеге тәкъдим турында уйлап караячакбыз, дип белдерде.
Презентациядән соң залдагы экспертлардан тәкъдимнәр җиткерелде. Әйтик, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников укыту үзәге булдыру тәкъдиме белән чыкты. Эшләүче яшьләрнең күбесе интернетта ничек дөрес эшләргә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген белмиләр. Мәгариф идарәсе начальнигы 6-7 төр эшче һөнәр буенча күппрофильле ресурс үзәге ачарга кирәк дип белдерде. Аны 9 сыйныфтан соң укучыларның башка шәһәрләргә һөнәри белем алырга китүләре борчый, чөнки туган шәһәрләрендә мондый мөмкинлек юк. Яшьләр министрлыгы каршындагы корпоратив университет директоры Анна Фельдман да үз фикерләрен җиткерде. Ул стратегиядә яшьләр туган шәһәрләреннән киткәннән соң алар белән эшләү юллары күрсәтелмәгән диде.
Соңыннан Ринат Садыйков стратегия буенча үз фикерләрен җиткергән укучылар белән аралашты. Кайберләре Әгерҗедә аларга нәрсә җитмәгәнлеген турыдан-туры әйтеп бирделәр. Әйтик, яшьтәшләре белән ял итәр урын юк, диделәр. 4нче мәктәп укучысы Раил Хөснетдинов кече бизнесны гына үстерергә кирәкми дип белдерде. Аның фикеренчә, күбрәк яшьләрне җәлеп итү өчен урта һәм эре бизнес предприятиеләре кирәк.
Белешмә:
Бүген районда 35081 кеше исәпләнә. Шуларның 8683е – 14-35 яшьтәгеләр. 70 проценты – эшләүче яшьләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев