Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшьнәп эшләр чагыбыз + фото

"Яшьләр авылда калмый дип зрә чаң сугалар. Менә безнең 5нче участоктагы 71 эшченең 24е - яшьләр. Алар бүген барысы да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Мондый тырыш, уңган-булган авыл яшьләре белән ремонт эшләрен вакытында тәмамлаячагыбызга тулысынча ышанам", - ди "Агро-Кама" ширкәтенең 5нче участок директоры Рәшит КАШАПОВ. Җитәкче белән...

"Яшьләр авылда калмый дип зрә чаң сугалар. Менә безнең 5нче участоктагы 71 эшченең 24е - яшьләр. Алар бүген барысы да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Мондый тырыш, уңган-булган авыл яшьләре белән ремонт эшләрен вакытында тәмамлаячагыбызга тулысынча ышанам", - ди "Агро-Кама" ширкәтенең 5нче участок директоры Рәшит КАШАПОВ.
Җитәкче белән ремонт мастерскойлары буйлап йөрибез. Биредә 5нче участок эшчеләреннән тыш, башка бүлекчәләрдән килеп техникаларын ремонтлаучылар да байтак. Беренче тукталышыбыз - ягулык аппаратларын ремонтлау цехында. Биредә Көчектән бертуган Радик һәм Фәнил ГЫЙМАЗЕТДИНОВлар эшли.
- Бу цех берара эшләми торды, чөнки белгечләребез булмады. Фәнил белән Радик килеп аңа "җан өрделәр". Цехның кабат эшли башлавына сөенеп бетәлмим. Чөнки ягулык аппаратларын читкә алып барып ремонтлату бик кыйммәткә төшә иде, - ди Рәшит Кашапов.
- Әле биредә эшли башлавыбызга өч ай гына. Көннәр буе майга батып эшләсәк тә, безгә бик ошый. Уку йортында өйрәнгәннәрне гамәлдә куллану бик тә кызыклы икән, - диләр егетләр.
Сүз уңаеннан: егетләрнең икесе дә кечкенәдән механизатор әтиләре Нурулла янында кайнашып үскәннәр. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Икесе дә Әсән авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген тәмамлаганнар, Фәнил Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә дә белем алган.
Алга таба Мукшур егете Раушат ВӘЛИЕВ янында тукталабыз.
- Сигезенче сыйныфны тәмамлагач тракторга утырган идем, - ди ул да. Ә соңгы елларда ДТ тракторын иярли. Язын-көзен җир эшкәртсә, җәен сенаж таптата.
- Ә хәзер тракторымны язгы чәчүгә әзерлим. Менә вак-төяк ремонт эшләре генә калып бара инде. Аннан мине басулар көтә, - ди механизатор.
Биектаудан яшь тракторчы Владимир ТРОФИМОВ та - ремонт эшләрен төгәлләү алдында.
- Минем тракторга 22 "яшь" инде, шулай да сынатмый әле. Менә шулай җентекләп капиталь ремонт уздыргач, бер елга җитә. Вак-төяк ремонт эшләрен тиз генә кырда да башкарып була , - ди егет. Кышын фермадан тирес түгә ул, язгы-көзге чәчү вакытларында төп эше - басуга орлык чыгару.
- Эшемнән дә, хезмәт хакыннан да канәгать мин, эш булсын гына, - ди егет.
Алдагы тукталыш - терсәкле валларны (коленвал) шомарту цехында. Аның хуҗасы - Марс ХИКМӘТУЛЛИН биредә күптәннән эшли инде. Кирәк чакта токарь станогы янына да баса ул.
- Безнең эштә иң мөһиме - төгәллек. Чөнки аз гына ялгышлык та поршиннарның начар эшләвенә, басым булмауга, соңгы чиктә двигательнең сафтан чыгуына китерәчәк, - ди ул. Марска ел әйләнәсе эш бетеп тормый. Ә хәзер эшнең аеруча кызган чагы.
- 1 апрельгә кадәр кадәр техниканы язгы кыр эшләренә әзерләп бетерергә кирәк. Шуңа бер генә минут та буш вакыт юк, - дип, эш станогы янына ашыкты ир-егет.
"БДМ 3,2" җир эшкәртү агрегатларын ремонтлау өчен өч кешелек бригада булдырылган.Тирсәдән Инсаф ХӘМИДУЛЛИН һәм Айнур ГАНИЕВ, Сарсак-Омгадан Сергей САВЕЛЬЕВ 18 агрегатның 15ен ремонтлап бетергәннәр инде.
- Техника боларга эләксә, булдырмыйлармы соң инде, - ди ир-егетләрне мактап Рәшит Габделхәевич.
Рәт-рәт тезелгән чит ил техникасы янында тукталабыз.
- Безнең участокта дүрт "Нью-Холланд", өч "Флексикойл", бер "Хорш" чәчү комплексы бар. Өч "Кузьбасс" агрегаты "Кадыбаш", "Кам.Ключ", "Кичкетаң" бүлекчәләрендә ремонтлана. Чит ил техникасын ремонтлау авыррак бара быел. Шулай да эшнең тукталып торганы юк. Әлегә булган запас частьлардан файдаланабыз, киләчәктә бездә булмаганнары да кайтыр дип өметләнәбез, - ди участок директоры.
Чит ил техникасы янында "кайнашучы" егетләр белән аралашабыз. Эврик НИКОЛАЕВ белән Владимир РОМАНОВ бирегә Кам.Ключ һәм Күләгәштән үк килеп эшлиләр икән.
- Без "Нью-Холланд" комплексында эшләүче Вячеслав Пастуховка ремонт эшләрендә булышабыз, - диләр.
- Егетләргә тулай торакта кунып калу мөмкинлеге дә бар. Ашханәдә кайнар аш та әзерләнә, - дип өсти директор.
Илнур КӘРӘМИЕВ та быел кырга "Нью-Холланд" комплексында чыгарга планлаштыра.
- Моңа кадәр "Макдон" печән чапкычында эшләдем, шуңа бу егәрле техниканы иярләүдән дә курыкмыйм. Эшләр, яшьнәр чагыбыз бит. Без дә куркып торсак, кем эшләр мондый замана тракторларында?! - ди Илнур. Аның "адашы" Илнур ЗАКИРОВның да җиңе сызганулы.
- "Тирсә-Транс" участогына 2009 елда слесарь булып урнашкан идем, 2011 елдан бирле мехотрядта. Узган ел читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым, - ди ул. Бүген мехотрядны җитәкләүне тапшырганнар Илнурга. Участоктагы чит ил техникасын барлап эшләтеп тору - аның җаваплылыгында.
- Эшем дә, авылда яшәү дә бик ошый. Калага китәргә уйламыйм да. Хәзер кайда көтеп торалар?! Шәһәрдә яшәве дә җиңел түгел. Эш булганда авылда да менә дигән итеп яшәргә була, - дип фикер йөртә Илнур. Әле күптән түгел генә өйләнгән, җәмәгате Илзидә дә бирегә эшкә кайтачак.
- Безнең участокта әле Гөлсинә Мусина, Резидә Закирова, Ирина Фәттахова, Айсинә Шәймәрданова, Резилә Идрисова кебек менә дигән итеп эшләүче яшь гүзәл затларыбыз да бар. Кодаштан яшь егет Айдар Галирахмановның да эретеп ябыштыру эшенә кулы ятып тора. Тирсә егете Марсель Мөхәммәтҗанов, Яңа Акхуҗадан Илназ Мөхәммәтшин, Сокманнан Илнар Хәбибуллин кебек яшь шоферларыбыз турында да бары мактау сүзләре генә әйтә алам, - дип тезеп китте Рәшит Кашапов. Авыл хуҗалыгында мондый мактауга лаек яшьләребез күп булуына ничек сөенмисең инде?! Авылны үз итүче яшьләр янына кабат-кабат килербез әле.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев