Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Йөрәгемне балаларга бирәм

Районда беренче тапкыр "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе узды. Бу педагоглар, дөрестән дә, йөрәкләрен, тырышлык-осталыкларын балаларның сәләтләрен үстерүгә бирәләр. Бу куллар могҗиза тудыра Без аларның шәкертләренең сәхнәдә өздереп биегәннәрен, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлаганнарын бәйрәмнәрдә карап сөенәбез, спорт ярышларында җиңүләрен телибез, алар тудырган могҗизаларны күзәтеп алтын куллы осталар...

Районда беренче тапкыр "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе узды. Бу педагоглар, дөрестән дә, йөрәкләрен, тырышлык-осталыкларын балаларның сәләтләрен үстерүгә бирәләр.

Бу куллар могҗиза тудыра
Без аларның шәкертләренең сәхнәдә өздереп биегәннәрен, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлаганнарын бәйрәмнәрдә карап сөенәбез, спорт ярышларында җиңүләрен телибез, алар тудырган могҗизаларны күзәтеп алтын куллы осталар булуларына сокланабыз. Бәйге көнне дә шәкертләрнең дә, педагогларның да осталыкларына таң калдык. Бәйрәм залына узганчы, балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә шөгыльләнүче яшь спортчыларның уңышларын чагылдырган күргәзмә белән танышырга мөмкин иде. Футболчылар, көрәшчеләр, армспорт буенча каты куллы егет-кызлар яулаган Кубок һәм медальләрдән башлар әйләнерлек. Кичкетаң кызлары да тегү эшенә бик осталар икән. Әнә, нинди матур сәхнә костюмнары теккәннәр алар. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балаларның да фантазиясенә таң калырлык. Бәйләгән, чиккән, сәйләннән эшләгән никадәр әйберләр алып килгәннәр алар. Кунаклар Тирсәдә аэробика белән шөгыльләнүче кызларның чыгышларына да югары бәя бирделәр. Ә менә Тирсә мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камил Асанбаев үзе ясаган самолетны очыртып күрсәтте. Остазы Мәгъсум Салихов белән ясаган күргәзмәдә очкычларның нинди генә төрләре юк! Ә хәзер балаларда шушы матурлыкны тудырырга, аларның сәләтен уятуга, осталыгын үстерүгә зур көч куючы педагоглар турында.

Балаларга юл күрсәтүчеләр
Бәйгедә җиде педагог көч сынашты. Менә алар: бик күп яшүсмерләрне кул көрәше серләренә өйрәткән, хәтта Европа чемпионнары тәрбияләгән Сирень Галиуллин, районда көрәш буенча иң көчле Исәнбай командасын җитәкләүче һәм соңгы ике елда Кадыбаш малайларын да көрәшкә тарткан Рәшит Садыйков, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә районда бердәнбер "Бизнесны проектлаштыру" түгәрәген җитәкләүче, шәкертләре белән республикада гына түгел, Россия бәйгеләрендә катнашкан, һәрвакыт яңалыкка омтылучы, эзләнүчән Людмила Белова (4нче мәктәп), 2нче мәктәптә кул сугышы секциясен алып баручы, үзе дә район ярышларында бик актив катнашучы һәм җиңүләр яулаучы Наталья Заитова, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балалар бакчадагы нәниләрдән алып югары сыйныфта укучы балаларга кадәр бию серләрен өйрәтүче, республика бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулаган Ләйсән Гайфуллина, кызларны декоратив-гамәли сәнгать, матурлык серләренә төшендерүче, кул эшләренә өйрәтүче педагоглар Эльвира Гыйззәтуллина, Тәнзилә Ганиева (Кичкетаң) катнаштылар.
- Сәләтсез бала булмый. Аны күрә белергә һәм үстерергә генә кирәк, - ди Ләйсән Гайфуллина. Үзе 6 яшеннән сәхнәдә бии башлаган Ләйсән 2005 елда мәктәптән тыш эшләр үзәгенә хореография түгәрәген алып барырга килә. Шуннан бирле аның йолдызчыклары һәр бәйрәмне бизиләр. Ә бит бию - үзе зур сәнгать. Бер биюне кую өчен күпме тырышлык куйганын педагог үзе генә беләдер. Бу көнне дә аның кул астында шөгыльләнүче балалар биюләр бүләк иттеләр.
Кичкетаңнан килгән Тәнзилә Ганиеваның да балалар белән эшли башлавына 20 елдан артык икән инде. "Минем хыял" түгәрәгендә өс киемнәрен модельләштерергә өйрәтә ул. Матур, заманча, уңайлы киемнәр тегү - һәр кызның хыялыдыр. Димәк, бу түгәрәктә Тәнзилә ханым кызларның хыялын чынга ашырырга ярдәм итә. Ә Эльвира Гыйззәтуллина шәкертләре, әнә, ефәк тасмалардан күз явын алырлык чәчәкләр ясап шаккатыралар.
- Түгәрәктә шөгыльләнүче кызларның фантазиясенә таң калырлык. Бергәләп әллә нинди могҗизалар тудырабыз, - ди ул.
Ә менә Людмила Белова балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк акча эшләргә өйрәтә. Кызлар гади генә тоелган сабын ясап та күпме керем алып булганын исәпләп күрсәттеләр. Укучылар бизнес белән бәйле әлеге түгәрәк һөнәр сайларга ярдәм итә, кешеләр белән аралашырга өйрәтә, диләр. Матур сөйләү, товарны тәкъдим итә белү серләренә дә төшенәләр алар. Бу түгәрәктә шөгыльләнгәннәр арасында үз юлын бизнес өлкәсендә табучылар да бар икән инде.
Укучыларда спортка мәхәббәт тәрбияләүче Наталья Заитова, Сирень Галиуллин, Рәшит Садыйков шәкертләре дә бу көнне кул сугышы һәм көрәше, милли көрәш буенча алымнар күрсәттеләр.
Конкурсантлар көч сынашкан "Визитка", "Үз программаңны якла", "Мастер-класс" бәйгеләре, әнә шулай, мавыктыргыч мизгелләргә бай булды. Беренче тапкыр уздырылган "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесендә 4нче мәктәптән Людмила БЕЛОВАга тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Эльвира Гыйззәтуллина һәм Тәнзилә Ганиева бүлештеләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев