Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Юллама юл ача

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика вузларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә. Быел Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да мондый мөмкинлектән файдалана алалар. Максатчан юллама бирү - ул предприятиегә яки дәүләт органына, җирле властька кирәкле белгечне федераль...

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика вузларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә. Быел Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да мондый мөмкинлектән файдалана алалар.
 
Максатчан юллама бирү - ул предприятиегә яки дәүләт органына, җирле властька кирәкле белгечне федераль һәм Татарстан казнасы хисабына укыту. Максатчан юллама бирүче дипломлы яшь белгечне эш белән тәэмин итүне дә гарантияли. Мондый юлламаң булу югары уку йортына керү өчен зур мөмкинлекләр ача. Максатчан юллама алу өчен Әгерҗе районы хакимиятенең 12нче кабинетына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Район җитәкчелеге югары уку йортына керергә теләүчеләрнең барысына да максатчан юллама бирә алмый, әлбәттә. Мәгариф идарәсе районыбыз мәктәпләренә кирәкле белгечләр әзерләү өчен сәләтле яшьләргә югары уку йортларына керергә максатчан юллама бирү буенча актив эш алып бара инде. Башка белгечлекләр буенча да министрлыклар аша Татарстан уку йортларына максатчан юллама алу мөмкинлеге бар. Без 20 апрельгә кадәр мәктәп тәмамлаучы яшьләрбезне әти-әниләре белән бергә көтәбез. Әңгәмә барышында барысын да ныклап аңлатырбыз, - ди Римма Ринатовна.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев