Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Йөзек кашлары

Әле күптән түгел районда "Ел спортчысы" исеменә лаек булган Кадыбаш мәктәбеннән Фәрһад РӘСҮЛЕВ тагын бер олы бәйгедә үзен сынады һәм "Ел укучысы" исеменә лаек булды. Фәрһад - Фәрһад инде ул Аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә артык булмас. Уку алдынгысы, спортчы, сәхнә тормышында кайнаучы бу мәһабәт гәүдәле, чибәрлеге...

Әле күптән түгел районда "Ел спортчысы" исеменә лаек булган Кадыбаш мәктәбеннән Фәрһад РӘСҮЛЕВ тагын бер олы бәйгедә үзен сынады һәм "Ел укучысы" исеменә лаек булды.

Фәрһад - Фәрһад инде ул
Аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә артык булмас. Уку алдынгысы, спортчы, сәхнә тормышында кайнаучы бу мәһабәт гәүдәле, чибәрлеге белән сокландыручы акыллы егетебез, чынлап та, әлеге дәрәҗәле исемгә бик тә лаек.
Дүрт яшеннән районда узучы "Йолдызлар яңгыры", үсә төшкәч "Көмеш каләм" фестивальләренең "Нәфис сүз" номинацияләрендә гел беренчелекне яулаучы, төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашучы, фәнни-эзләнү эшләрендә, төрле конференцияләрдә җиңүче, соңгы вакытта спорт дөньясына кереп китеп, көрәш, баскетбол, волейбол белән ныклап шөгыльләнүче, хәтта физкультурадан республика олимпиадасы призеры булу бәхетенә ирешкән, мәктәп "казанында" кайнап, кичәләрне оештырып, аны дәртле биюләре, үзе язган шигырьләре, гитарада уйнап башкарган җырлары, төрле артистлар булып күрсәткән пародияләре белән бизәүче, хәзерге вакытта битбокс серләренә төшенүче һәм, әлбәттә, бөтен фәннәрне бары яхшы билгеләренә генә үзләштерүче Фәрһад белән сыйныфташлары, укытучылары, кечкенәдән аның сәләтен үстерүче әнисе Эльмира, әтисе Ризил, әби-бабалары да горурлана.
"Ел укучысы" бәйгесендә без боларның барысын да күрдек. Аның уңышларына, артистлык сәләтенә, теләсә нинди ситуациядән чыга белү осталыгына сокландык. "Визитка"да ук алга омтылган Фәрһад бәйгедән-бәйгегә балларны арттыра гына барды. Һәм, нәтиҗәдә, иң күп очко туплап "Ел укучысы" исеменә лаек булды.
- Быел чыгарылыш сыйныфында укучы Фәрһад кайсы гына уку йортына керсә дә сынатмас дип ышанам. Аның үрнәгендә күпме малайларыбыз спорт белән "җенләнә" башлады, сәхнәгә тартылды, укуга карашлары үзгәрде. Менә шундый һәрьяктан үрнәк ул укучыбыз-горурлыгыбыз, - дип сөенечен белдерде директор Фәния Рәшитова.
Барысы да бу исемгә лаеклар
Әлеге бәйгедә катнашкан Фәрһаднең көндәшләре - 1нче гимназиядән Айгөл Рамазанова, 2нче мәктәптән Ксения Иванова, 3нче мәктәптән Антон Кудрявцев, 4нче мәктәптән Илнара Галиева, Бимадан Татьяна Петашева, Исәнбайдан Алисә Мөкәшева, Тирсәдән Алина Ипоева - барысы да әлеге исемне алырга лаек иде. Алар - мәктәпнең йөзек кашлары, үзләренең төпле фикерләре, кызыклы идеяләре белән башкаларны да рухландыра беләләр. Укудан тыш вакытларын файдалы уздыра белүләре белән дә таң калдыралар. Мәсәлән, сәнгать мәктәбенең баян классын тәмамлаган, рәсем ясауга хирыс, айкидо белән шөгыльләнүче, чаңгыда, велосипедта җилдерүче һәм, әлбәттә, уку алдынгысы Айгөл тамашачыларны санаулы минутлар эчендә синтезаторда уйнау серләренә төшендерсә, Антон "кубик-рубик" башваткычын җыярга 6,5 секунд вакыт җиткәнлеген әйтте һәм күз ачып йомганчы аны җыеп та күрсәтте. Узган елгы уку елын Америкада уздырган Ксения инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән бергә психология серләренә дә төшенә икән. Ә Илнара, "Блиц-тур"да рус теле фәнен сайлап, иң күп балл җыючы булды. Татьянаның аш-суга осталыгына таң калдык. Мармеладтан ул бик матур һәм авыз суларын китереп торучы десерт ясады. Авыл кызы Алисә атлар белән дус икән. Дүртаяклы дусларны карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләрен җиткерде һәм Сабантуй чабышларына аларны әзерләү серләрен әйтте. Үзе дә ел саен Сабантуйда ат чабышында катнаша икән Алисә. 6 яшеннән спорт аэробикасы белән шөгыльләнүче, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Алинага кушылып тамашачылар да әлеге бию төренең кайбер элементларына төшенделәр. Менә шулай, һәрберсе үзенчәлекле, сәләтле бу укучыларның.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев