Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

...Үзгәртә дә куя язмышны

Быел Тирсә мәктәбендә унберенче сыйныфны унөч укучы тәмамлый. Шимбә көнне алар өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Әнә алар, унбер ел эчендә чын егет-кызлар булып үсеп җиткән, укытучылар ярдәме белән тирән белем туплаган, инде олы тормышка әзер укучылар. Йөзләрендә елмаю булса да, дулкынланулары йөзләренә чыккан. Мәктәпкә, укытучыларына, әти-әниләренә олы рәхмәт сүзләрен җыр-биюләре,...

Быел Тирсә мәктәбендә унберенче сыйныфны унөч укучы тәмамлый. Шимбә көнне алар өчен Соңгы кыңгырау яңгырады.
Әнә алар, унбер ел эчендә чын егет-кызлар булып үсеп җиткән, укытучылар ярдәме белән тирән белем туплаган, инде олы тормышка әзер укучылар. Йөзләрендә елмаю булса да, дулкынланулары йөзләренә чыккан. Мәктәпкә, укытучыларына, әти-әниләренә олы рәхмәт сүзләрен җыр-биюләре, шигырьләре аша җиткергәндә күзләрендә яшь бөртекләре җемелди.
"Аларның һәркайсының үз йөзе, үз урыны", - диләр сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова һәм Гөлнара Сөләйманова.
Укучыларның унысы унбер ел буе фәннәрне яхшы һәм бик яхшы билгеләргә үзләштергән. Ә нинди генә сәләтләре юк аларның?! Алмаз Вәлиев җырга-моңга оста, матур әдәбият белән дус. Екатерина Васильева, Алина Гатауллина, Алина Ипоева матур бииләр, рәсем ясарга оста, аэробика, фитнес буенча төрле ярышларда катнашканнар. Алина Ипоева шигырьләр язарга да ярата. Алексей Красильников, Илназ Ясәвиев, Рамазан Гыйльмегаянов спорт белән дус. Рамазанның хыялы - киләчәктә волейбол уйнау осталыгын тагын да камилләштереп, яшьләрне әлеге уен белән мавыктыру. Гүзәл Нуретдинова һәм Гүзәлия Гыймазова баянда бик матур уйныйлар. Гүзәл шигырь сөйләү остасы да. Ләйсән Абзалиева да сүзгә, җыр-биюгә оста. Инсаф Йосыпов та шигырьләрне бик сәнгатьле итеп сөйли, компьютер белән дус. Савелий Лямытскихның артистлык сәләте күпләр сокланырлык: бик тиз генә төрле рольләргә керә белә. Алина Красильникова хайваннар ярата.
"Унбер ел буе туплаган тирән белемегез, шушы сәләтләрегез тормышта үз урыныгызны табарга ярдәм итәр дип ышанабыз", - диделәр укытучылар, әти-әниләр. Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова, "Агрохимсервис" ширкәте җитәкчесе Адил Латыйпов та укучыларга иң матур теләкләр юллап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары да апа-абыйларына багышлап бик матур бүләк әзерләгәннәр иде: бергәләп җырлы бию башкарганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының самими балачакка кайтасылары, ә нәниләрнең тизрәк үсәсе килгәндер. Тик вакытны туктатып булмый шул. Әнә, нәкъ шигырьдәгечә, "укучыларның язмышын үзгәртеп", Соңгы кыңгырау чыңлый. Аннан чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион мәктәп вальсы, изге теләкләр белән шарлар очыру... Инде артка юл юк. Ә алда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнары һәм һөнәр сайлау кебек бик тә җаваплы эшләр көтә. Әлеге авыр гамәлләрдә җиңеллекләр һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучыларыбыз!
****
Егет-кызлар укытучылары белән бергә 5 сыйныфта укыганда вафат булып, Биектау зиратында җирләнгән сыйныфташлары Рузилә Абзалиеваның истәлек ташына кечкенә кыңгырау элеп, каберенә чәчәкләр салдылар, якыннары белән очраштылар бу көнне. Сыйныфташларының онытмавына бик тә сөенгәндер вакытсыз арадан киткән Рузиләнең рухы.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев