Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

«Мулла-абыстай» Мөхлисә Бубиның аянычлы язмышы

Ни өчен аны «мулла-абыстай» дип йөрткәннәр?

Атаклы мәгърифәтче Бубилар нәселенең мәшһүр әгъзасы Мөхлисә Габделгалләм кызы Бобинская-Буби 1869 елның 21 февралендә (хәзерге стиль белән 5 мартта) дөньяга килә. Вятка губернасындагы Сарапул өязе Иж-Бубый авылының (хәзер Татарстанның Әгерҗе районында) мәртәбәле имамы, мөдәррис Нигъмәтулла улы Габделгалләм (1834–1903) гаиләсендә туып үскән татар кызы – укымышлы, ислам тәгълиматын тирән белгән зур ихтирамга лаеклы шәхес. Ул – егерме ел дәвамында (1917–1937) Русия мөселманнарының Диния идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер булып калган казыя, шәригать кануннарын яхшы белүче хөкемдар.

Мөхлисә үскән чорда, ир балалар өчен мәктәп-мәдрәсәләр булса да, кызлар өчен махсус мәктәпләр юк, аларга белем-тәрбияне абыстайлар (мулла хатыннары) бирә. Мөхлисә дә башлангыч белемне, башка авыл кызлары белән бергә, әнисеннән ала. Әнисе – Уфа губернасының Минзәлә өязе Чебенле (Тугыҗа) авылы имамы һәм мөдәррисе Иманкол Мәхмүд углы кызы Бәдрелбанат (1838–1922) – үз чоры өчен бик укымышлы була. Абыстай, төпчек улы Габдулла язуынча, Габделгалләм хәзрәткә кияүгә чыкканда ук, «галимә вә гарәпчә белән фарсычадан да яхшы ук хәбәрдар»[1] һәм алга таба да белем эстәвен дәвам итә. Габделгалләм хәзрәттән балаларны укыту серләренә өйрәнә. Үз өенә авыл кызларын җыеп, абыстай аларны укыта, авыл хатын-кызларына дини-әхлакый тәрбия бирү юлында да зур тырышлык күрсәтә. Табигый ки, гел әнисе кул астында булган Мөхлисә бик кечкенә, өч-дүрт яшьлек чагында ук хәреф таный башлый, укырга гына түгел, язарга да өйрәнә (ул заманның кызларга белем бирү – аларны укырга өйрәтү белән чикләнгән чор булуын да әйтик). Кызы бераз үсә төшкәч, абыстай аны һәм тагын берничә сәләтле кызны гарәп-фарсы телләренә дә өйрәтә башлый.

Сабый чактан ук кыз бала китап укырга ярата. Шәкерт вакытында ук үз китапханәсен булдырырга тырышкан Габделгалләм хәзрәт, җае чыккан саен, аны дини тәгълиматка караган китаплар белән дә, шәрык-татар классик әсәрләре белән дә тулыландырып торган. Әлбәттә, кечкенә Мөхлисә «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия», «Бәдәвам» кебек төрки классик әсәрләрне бирелеп укыган, «Сак-Сок» кебек бәет-мөнәҗәтләрне яттан белгән. Гарәп-фарсы телләре белән таныша башлагач, аның күңелен шәрык классикасы биләп алган. Яшүсмер чагыннан ук укуга һәвәс кыз әтисе мәдрәсәдә укыта торган фәннәр белән дә кызыксынган.

1887 елның 12 февралендә 18 яшен дә тутырырга өлгермәгән Мөхлисәне Минзәлә өязе Мәчти авылының указлы мулласы 33 яшьлек Җәләлетдин Әхмәтҗан углына кияүгә бирәләр. Берничә ел әнисенә кызлар укытуда ярдәм итеп килгән, үз әти-әнисе кебек, ире белән бергә авыл халкын агарту, мәгърифәтле итү турында хыялланган Мөхлисә бозык фигыльле, каты күңелле, укыту эшенә битараф хәзрәтнең дөньяга карашына теләктәшлек белдерә алмый. Ләкин Мөхлисә абыстайның иң олы хәсрәте балалары белән бәйле. Озак көтеп алган куанычы, матур гына үсә башлаган кызы Миңнебибинаҗия (1891–1893) яшь ярымын да тутырмыйча вафат була. Асравы, якын сердәше, бала тапканда, фани дөньядан китеп бара. Абыстай аның ятим калган кызчыгын, иренең ризалыгы булмаса да, Бибинаҗия исемен биреп тәрбиягә ала. Көннән-көн караңгылана барган гаилә тормышыннан Мөхлисәне Минзәлә ярминкәсеннән кайтышлый хәл белергә кергән абыйсы һәм энесе коткаралар. Алар зур кайгыга баткан сеңелләрен һәм аның ике кызын, әти-әниләре янында бераз юаныч тапсын дип, үзләре белән Иж-Бубыйга алып китәләр.

Ә авылда зур үзгәрешләр башланган була. Агалы-энеле Гобәйдулла һәм Габдулла мәхдүмнәр 1895 елдан милләт киләчәге булган яшьләрне тәрбияләр өчен авылларында яңа белем-мәгърифәт учагы булдыру эшен башлап җибәрәләр. Ирләр мәдрәсәсен үзгәртүдәге уңышлары аларда кыз балаларга да нигезле белем бирү өчен яңа типтагы кызлар мәктәбе төзү фикерен ныгыта. Беренче чиратта, мәктәптә укыту өчен белемле мөгаллимәләр әзерләргә кирәк. Бертуган Бубилар үзләренең хәләл җефетләрен яңача укытырга-өйрәтергә керешкәннәр. Яшьтән үк хатын-кызларны агарту, мәгърифәтле итү турында хыялланган Мөхлисә туганнарына иреннән аерылырга, үзенең бөтен тормышын бу эшкә багышларга теләвен җиткерә. Бубилар гаиләсе аның карарын кабул итә. Җәләлетдин хәзрәт бу тәвәккәл адым белән ризалашмый, ләкин хатынын эзәрлекләми. Аерылышу 1917 елда гына, казый Ризаэддин Фәхреддин биргән фәтва нигезендә, рәсми төс ала.

Шулай Мөхлисә абыстай бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснефатыйма ханымнар белән берлектә яңа төр кызлар мәдрәсәсен – дарелмөгаллимат (мөгаллимәләр әзерләү уку йорты – укытучылар институты) оештыру эшенә алына. 1901 елга ул моңа кадәр татар дөньясында булмаган кызлар өчен яңа алты сыйныфлы уку йорты булып өлгерә һәм Мөхлисә абыстай аның мөдире итеп билгеләнә. Анда дин гыйлеме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, ә 1905 елдан рус теле укытыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесы ачыла, ул дарелмөгаллиматның бер бүлегенә әверелә.[2]

Бу елларда Мөхлисә абыстай ир туганнары ярдәме белән ирләр мәдрәсәсе программасының нигезен тәшкил иткән дини тәгълиматны өйрәнүен дә дәвам итә. 1905 елга, Буби мәдрәсәләре киң колач белән эшли башлаган вакытка, ул ислам динен яхшы белгән галимә булып җитешкән инде. Аны «мулла-абыстай» дип атый башлаганнар. Бу исем үзе үк Мөхлисә ханымның абруе бик югары булуын күрсәтүче, аның мәдрәсә җитәкчесе һәм югары белемле дин белгече икәнен раслаучы фактор булып тора.

1907 елда Сарапул өяз земствосы бертуган Бубиларның татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү эшен башкаруларын рәсми рәвештә таныган: аларга «татар мәктәпләрендә укытучы-мөгаллим» һәм «укытучы-мөгаллимә» исеменә имтихан алу һәм таныклык бирү хокукы бирелгән. Моңа кадәр мондый исемне рәсми рәвештә ирләргә бары тик Оренбург Дини идарәсе генә бирүен искә алыйк. Укытучы хатын-кызларга исә бу вакытка кадәр рәсми таныклык бирүче уку йорты булмаган. Габдулла Буби сүзләре белән әйтсәк, «Русиядә иң элек ислах кылынган вә иң элек мөгаллимәләр чыгара башлаган кызлар мәктәбе менә шушы Буби кызлар мәктәбе»2 була. Беренчеләрдән булып, «укытучы-мөгаллимә» таныклыгы Мөхлисә ханымга һәм кызлар мәдрәсәсенең башка мөгаллимәләренә тапшырыла. Таныклыклар, рәсми документ буларак, барлык административ оешмалар тарафыннан кабул ителергә тиеш икәнен дә ассызыклау кирәк. Шуны да кисәтик: земствоның бу карары бик вакытлы кабул ителгән булып чыга, чөнки патша хөкүмәте татар милли-мәдәни хәрәкәтенә каршы чаралар әзерләгән дәвергә туры килгән бу адым.

Дарелмөгаллиматта дин нигезләре, дөньяви фәннәр, ягъни төрки-татар, гарәп, фарсы, рус телләре, география, гомуми тарих, риторика, математика, физика, зоология, ботаника, моннан тыш хатын-кыз өчен әхлак (һәм психология), гигиена, балалар тәрбиясе, йорт (хуҗалык) алып бару, кул эшләре кебек мөһим дәресләр дә була. 1908 елдан башлап, Иж-Бубыйда мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен өч айлык җәйге курслар эшләп килә. Бу курсларны тәмамлаучыларга да хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителгән мөгаллимлек һәм мөгаллимәлек таныклыклары тапшырыла. Иж-Бубый мәдрәсәсендә Россиянең төрле почмак-ларыннан, бигрәк тә Казан, Себер, Зайсан (Казахстан), Ташкент, Пржевальск, Бишкек, Уфа, Бөгелмә, Касыйм, Төмән, Әстерхан һәм башка ерак җирләрдән килеп укучы хатын-кызлар күп була. Кызларның бер өлеше тулай торакта яшәгән, урын җитмәгәннәр авыл кешеләрендә фатирда торганнар. 1905–1912 елларда Иж-Бубыйда кызлар гына түгел, төрле яшьтәге хатыннар да белем алган. Аналары белән бер үк вакытта кызлары да укыган. Имчәк балалары белән килгән хатыннарны да укырга кабул иткәннәр.

1905–1907 еллардагы инкыйлабтан соң хакимият революция елларында танылу алган, ләкин рәсми оешмаларның рөхсәтеннән башка гына ачылган җәдит мәктәпләрен ябу эшен җәелдерә (мондый мәктәпләрне оештырып җибәргән мөгаллим-мөгаллимәләрнең үзләренең дә күп очракта яраклы документлары булмавы хакында да әйтү мөһим). Бу эшне патша хакимияте Иж-Бубый белем учагын җимерүдән башлый: 1911 елның 30 гыйнварына каршы төндә Иж-Бубыйга, йөзләгән атлы стражникны ияртеп, жандарм ротмистры Будогоский килә. Буби мәгариф учагын тар-мар итү өч көнгә сузыла. Ирләр мәктәп-мәдрәсәләре ябыла, барлык мөгаллимнәр һәм Гобәйдулла белән Габдулла Бубилар кулга алына, Сарапул төрмәсенә җибәрелә.

Шулай уңышлы эшләп килгән Бубилар гаиләсе тормышында фаҗигале чор башланган. Иректә калган хатын-кызлар төшенкелеккә бирелмиләр, бар авырлыкны үз җилкәләренә алалар. Үрнәкне әниләре Бәдрелбанат абыстай күрсәтә. Мөхлисә ханым һәм аның ярдәмчеләре кызлар мәдрәсәсен саклап калу өчен бар көчләрен, бар тырышлыкларын куя. Җирле хакимият, кызлар мәдрәсәсен Бубиларның үзләреннән яптырыр өчен төрле куркыту чаралары кулланса да, нәтиҗәгә ирешә алмый. Мөхлисә ханым җитәкләгән мөгаллимәләр мәдрәсәдә уку-укыту процессын туктатмый. Ләкин 1912 елның 18 гыйнварында Буби кызлар мәктәбе дә Вятка губернасының халык мәктәпләре директоры карары белән ябыла.

1912 елда Мөхлисә абыстай Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен Бубилар тәҗрибәсе нигезендә үзгәртергә керешә. Бер үк вакытта 1913 елдан кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда ул сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын- кызлар мәдрәсәсен, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә.

Мөхлисә Бубиның тормышы 1917 елда тагын бер тапкыр кискен үзгәреш ала. Бу борылыш, әлбәттә, илдә башланган үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә була. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1–10 май, 1917) ул Мөселман Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана. Бу хәлне анализлап, «Сөембикә» журналының нәшире һәм мөхәррире Якуб Хәлили түбәндәге сүзләрне язган: «Идарәи диниягә биш казыйның берсе хатыннардан сайланды. Без ислам галәмендә мөслимә казыяның барлыгын белмибез. Ислам мәмләкәте булган Төркиядә дә хатыннардан казыя барлыгын ишеткәнебез юк. Мөслимә казыя сайланып куелу, хатыннар съезды, хатыннар тавышының тәэсире белән булган эштер. Менә бу гамәл дә үк хиҗапның беткәнлеген, ир белән хатынның эштә, хокукта тигезлеген күрсәткән бер факттыр».[3]

Мөхлисә Буби, 1917 елның җәендә гомеренең Троицк чорын тәмамлап, Уфага күченә. Мөхлисә ханым шөһрәтле дин белгечләре – мөфтиләр Галимҗан Баруди (1857–1921) һәм Ризаэддин Фәхреддин (1859–1936) җитәкчелегендә хатын-кызлар арасында зур оештыру, аңлату эшләре алып бара. Ул 20 ел дәвамында (1917–1937) Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау эшләре белән шөгыльләнә. 1924–1927 елларда Дини идарәнең «Ислам мәҗәлләсе» исемле журналында Мөхлисә ханым мәкаләләр белән дә катнашкан, төрле дини мәсьәләләргә кагылышлы фәтвалар да язган, шулай ук бәхәсле гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә хөкемдар да булганлыгы мәгълүм.

Аның моннан туксан биш ел элек басылган мәкаләләрендәге фикерләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Мисал өчен, журналның беренче санында ук басылган «Ислам дөньясында хатыннар» исемле мәкаләдә М.Буби, Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан башлап, хатын-кызларның гаилә һәм җәмгыятьтәге ролен бәяләгән, алар алдында үз чоры куйган таләпләргә туктала. «Хезмәтләрнең зурлыгы вә азлыгы, файдалы булуы ихтыяҗга карап йөри. Дөньяда шундый урыннар вә шундый вакытлар була – башка бер урында вә башка бер заманда санга алынмый торган бер хезмәт бик файдалы вә бик кирәкле булып чыгадыр, – дип башланган мәкаләнең бу өлеше. – Безнең шушы өлкәбездә вә шушы көннәребездә хатыннарга йөкләнә торган авыр түгел, әмма үзләре бик кирәкле вә файдалы хезмәтләр бар. Шул хезмәтләрне итү – алар өстенә төшкән бер бурыч. Әмма бурычны түләү чиксез рәвештә сәдакалар өләшүгә караганда да файдалы вә саваплы булуында шөбһә юк». Беренче бурыч – «үзебезнең дини гадәтләребезне вә бәйрәмнәребезне саклау».[4]

Хатын-кызларга ул замандагы вазгыять йөкләгән икенче бурычны ул бик нигезле итеп дәлилли. Бу дәлилләр хәзерге заман хатын-кызлары күңеленә барып җитсә дә файдалы булыр иде. «Ул бурычлардан икенчесе – тел саклау. Бу көн безнең юлга салынган вә дөньяның йомышларын гына түгел, хәтта дин вә гыйлем тугрысындагы йомышларыбызны үтәрлек үз арабызда куллана торган телебез бар, –дип башлаган ул дәлилләвен. – Гәрчә арада читләрдән кергән сүзләр күп булса да, ул сүзләр инде үз малыбыз булып киткән, төркичә булып саналу тиешле күрелгән. Димәк, бик яхшы вә җитеш телебез бар. Сөйләшәсе килгән кеше аптырап торырлык түгел. Эш шулай була торып, шәһәр-авылларда кирәгеннән артык, хәтта бөтенләй кирәкми вә килешми торган урыннарда рус сүзе истигъмаль ителенә (кулланыла) башлаганлыгы күренәдер».[5]

Бу сүзләренә мисал китергәннән соң, ул: «Халкыбыз русча белсен, кулыннан килсә, башка телләр берлә дә ашна (таныш, хәбәрдар) булсын, белү бик кирәк, әмма үз сүзебез арасына урынлы-урынсыз, кирәкле-кирәксез чит телләрне катнаштыру инде бер дә килешми, – дип дәвам иткән Мөхлисә ханым. – …Дөньяда булган һәртөрле кавемнәрнең телләрен саклаучылар шул кавемнәрнең аналары вә хатыннары булган хәлдә, безнең халкыбызның телләрен саклаучылар да үзләренең аналары вә хатыннары булырга тиешле. Безнең халкыбызның аналары, хатыннары зирәклек вә һиммәт (тырышлык, ялкынлы дәрт) тугрысында башкалардан ким түгел». Бу мәкаләдәге фикерләр, күргәнебезчә, бүген дә әһәмиятле булып кала.

ХХ гасырның 20–30 нчы елларында татар зыялыларын эзәрлекләүләр өлкән яшьтә булуына карамастан, Мөхлисә ханымны да читләтеп үтми. НКВД органнары тикшерүчеләре алдына ул 1930 елның 21 сентябрендә беренче мәртәбә килеп баскан. Бу көнне аны, Җинаять кодексының 59 нчы маддәсе буенча, алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп, сорау алуга тарталар. Мөхлисә ханымның Мәккәгә хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык мөлкәте тартып алына, үзе иректә калдырыла.

1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Бобинская (Буби) кулга алына. Егерме елдан артык гомерен Русия мөслимәләре арасында мәгърифәт таратуга багышлаган сәләтле мөгалимә, тагын шулкадәр үк гомерен Русия мөселманнарының Үзәк Дини идарәсендә эшкә биргән абруйлы казыя, Мөхлисә ханым Буби 1937 елның 30 ноябрендә Башкортстан АССР НКВДсы «өчлеге» утырышында «Башкортстанда контрреволюцион баш күтәрүче милләтчеләр оешмасы»нда катнашуда гаепләнә һәм атарга хөкем ителә. 68 яшьлек Мөхлисә абыстай һәм тагын алты мөселман дин әһеле 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Башкортстан АССР Югары суды президиумының 1960 ел 23 май карары белән бертуган Бубилар гаепсез дип табыла һәм аклана.

Альта МӘХМҮТОВА,
тарих фәннәре кандидаты, доцент
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА,
Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев