Район китапханәчеләре ни белән яши?
Укудан ямь табарга өйрәтәләр
Китапханәчеләр көне уңаенен китапханә хезмәткәрләренә һәм китап укучыларга мөрәҗәгать иттек.
Резеда ЗАКИРОВА,Әгерҗе балалар китапханәсе хезмәткәре:
– Үземне белә-белгәннән бирле кулымда китап минем. Балачакта күнегелгән әдәби китап уку гадәте еллар үткән саен көчәя генә бара. Шул мавыгуым китапханәгә алып килгәндер дә инде. Институт тәмамлап, биредә эшли башлавыма 12 ел булды инде.
Балалар белән эшләгәнлектән, алар өчен язылган китапларның барысын да укып чыктым дияргә була. Ел саен әдәби марафонда да катнашам.
Заман агышыннан калышмас һәм көндәшлеккә сәләтле хезмәткәр булу өчен интернеттан да күп укырга туры килә. Узган ел өч, быел бер курста укып белемемне арттырдым.
Китап ул ярдәмче дә, укытучы да, рухны баетучы да, җанга көч өрүче дә. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Китапханәгә йөрүче балаларны да, улым белән кызымны да китап укудан ямь табарга өйрәтәм.
Елизавета АКБУЛАТОВА, 2нче шәһәр мәктәбенең 10 сыйныф укучысы:
– Китап уку – бик яраткан шөгылем. Китаплар аша төрле җирләрдә булу, тарихлары белән танышу, андагы геройлар тормышын күзәтү, алар белән бергә төрле хисләр кичерү бик кызык. Электрон китаплар барлыкка килгәч, рухи дөньямны баету, төрле авторларның әсәрләре белән танышу өчен мөмкинлекләр тагын да артты. Интернеттан укырга яратсам да, кулыма тотып укуны кулайрак күрәм. Өй китапханәбез зур түгел, әмма аның елдан-ел зурая баруы минем өчен зур куаныч. Дусларым бу мавыгуымны белгәч, миңа китаплар бүләк итәләр, үзем дә китап кибетләрендә еш булам. Балачактан ук укуны яратканга Бердәм дәүләт имтиханын нинди фәннән бирергә дип уйланып торасы булмады: әдәбиятны сайладым.
Илзинат ХӘБИБУЛЛИН,Тат. Чилчә авылы:
– Мине Тат.Чилчә мәктәбендә башлангыч сыйныфларда Рабига апа укытты. Ул чакта ук китапны яратып укый идем инде. Әнием Рәмзия кул эшләренә утыргач апама, миңа һәм сеңлемә китап укырга куша иде. Мин өченче сыйныфны тәмамлагач, авылда мәктәп ябылды һәм Салагышта интернетта торып белем алдык. Анда укырга вакыт та, китап та күп булды. Тракторчы булып эшләгәндә дә кышкы озын кичләрдә кулыма китап еш алдым. Авылыбызда сыер көтүе чираттан иде, ул чакта да култык астына китап кыстырып чыга идек. Лаеклы ялга чыккач, уку өчен вакыт күбәйде. Авылдашларым Илшат Насыйров, Нәҗип Гайнетдинов белән ярыша-ярыша укыйбыз. Уку теләге көчле булгач, 20 йортлы гына авылда яшәсәк тә китапка кытлык юк. Җәмәгатем Гөлсинә Чаллыга барганда китап кибетенә сугыла. Интернет аша да алдырабыз. Флүрә Насыйрова Алабугага барган саен күп итеп алып кайта. Нәкыя апа да төрле җирләрдән китапларны күпләп сатып ала. “Әгерҗе хәбәрләре“ндә сатыла торган китапларны һәрберсен алып, кулдан кулга йөртеп барыбыз да укып чыгабыз. РайондашларыбызРинат Батталов шигырьләре, Рамил Мәннәпов язган тарихи басмалар күңелгә аеруча хуш килә.Кичләрен капка төбендә утырганда китапта язылганнар турында фикер алышабыз.
Валентина ЯМАЛИЕВА, Красный бор авылы китапханәчесе:
– Китапханәче нинди булырга тиеш дигәндә, авылдашым Нина Куравлева кебек дип җавап бирер идем. Китапны тәмләп уку ләззәтен анда күреп үстем. Ул лаеклы ялга киткәндә эстафетаны миңа тапшырды. Аның хәзер дә күпләп китап укуына сокланам. Укыган китапларын, журналларны ул китапханәдәге буккроссинг киштәсенә китереп куя, укучылар күп булганда чын күңелдән шатлана.
Мин мәктәп укучылары өчен язылганнарның барысын да укырга тырышам. Балаларны кызыксындыру өчен бик кирәкле шарт ул. Сүз уңаеннан, хезмәт биографиямнең беренче еллары Красный бордагы балалар китапханәсендә булды. Ул чорда биредә балалар саны 500дән дә артык иде. Балаларны укуга кызыксындыру юнәлешендә системалы һәм нәтиҗәле эшләүче башлангыч сыйныфларда хезмәт куючы Ирина Глухова кебек укытучыларныүрнәк итеп куям. Әдәби уку дәресләрен ул билгеле бер әсәрне укудан башлый һәм көн саен өйдә укуларын контрольдә тота. Шуңа аның укучылары Балалар китабы атналыгы чараларында призлы урыннарга лаек булалар. Үземнең һәр көнне кулыма китап алып укымыйча калганым юк, шунсыз бу һөнәр иясе булып эшләп булмыйдыр ул.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев