Ульян өлкәсендә “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы үтте
Никадәр яңа белем алды фольклор яратучылар
Октябрь ае зур бүләк әзерләгән булып чыкты: Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” төбәк татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышында катнашу насыйп булды. Ул “Җир – кешенең яшәү чыганагы” исеме астында узды.
Үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге эшчәнлек белән танышу, яңа дуслар табу максатыннан оештырылган мондый мәртәбәле утырышның Ульян өлкәсендә үтүе очраклы түгел. Биредә татар милли хәрәкәтендә озак еллардан бирле тотрыклылык һәм бердәмлек саклануын һәр татар кешесе сокланып күзәтеп бара. Беренче алган белемем дә шул булды: “Тотрыклы бердәмлеккә, киңәшләшеп эшләүгә менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк икән!”
АЙ КӨТТЕРДЕ, ЕЛ КӨТТЕРДЕ...
Беренче зур тукталыш Ульян өлкәсенең икенче зур шәһәре Димитровградта булды. Очрашу бер гасырдан артык тарихы булган Җәмигъ мәчетеннән башланды. Имам-хатиб Ильяс хәзрәт 1896 елдан бирле эшләп килүче мәчетнең бөтен тарихын сөйләде. Мәчет бинасы төбәк әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл булып тора. Әлбәттә, тарихи һәйкәлләр белән танышу – ул белем алу.
Димитровград шәһәрендәге мәҗлесне Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллова “Ай көттерде, ел көттерде,/ Килеп җитте бу кызлар...” – дип, шигъри юллар белән ачып җибәрде. Илебезнең төрле төбәкләреннән, Татарстанның шәһәр-районнарыннан килгән кунакларны борынгы Сембер җирендә сәламләвенә бик шат булуын һәм бу очрашуны бик көтеп алуларын җиткерде. Димитровград шәһәре “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Әфәндиева да кунакларны бик яратып сәламләде.
ҮРНӘК АЛЫРЛЫК ҖИТӘКЧЕ
Ульян өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медальле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин – биредә үткәрелүче һәр чараның үзәгендә. Аның җитезлегенә күз иярми, сөйләгәнен зиһенгә алып өлгереп булмый. Ул, эшнең асылына төшенеп, мәгънәле итеп сөйли. Барысын да белеп, ишетеп каласы килә. Тынгысыз җитәкче, Ульян өлкәсендә яшәүче 111 мең татарны берләштереп торучы төп кеше менә нинди була икән ул! Үрнәк алырлык, өлге булырлык! Ул үзенең чыгышында Димитровград шәһәрендә Милли-мәдәни автономия төзелүгә 25 ел булуын, Габдулла Тукай исемендәге 22нче мәктәбендә балаларга сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирелүен, 1 сыйныфка балаларның конкурс сынаулары аша алынуын һәм әлеге мәктәпнең татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калу буенча ресурс үзәге булуын сөйләде. Күптән түгел генә Димитровград шәһәре Милли-мәдәни автономиясе рәисе булып сайланган Марат Вәлиев һәм Мәләкәс районы Милли-мәдәни автономиясе рәисе Азат Миданов белән таныштырды. Димәк, яшь ир-егетләрне дә милли эшкә тарта белә җитәкче!
Чыгышын “Өлкәннәр тавыш-тынсыз китә белә, яшьләр вакытында килә белә”, дип, бик гыйбрәтле сүзләр белән тәмамлады.
ИҢ ЗУР ТИРАЖЛЫ ГАЗЕТА
Россия төбәкләрендә иң зур тираж (5 мең!) белән чыгучы Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы журналисты Рузия Хәлимова “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген “Татар журналисты буларак күзәтеп барам: “Ак калфак” – иң актив оешмаларның берсе”, дип бәяләде. Без анда һәр мәчет каршында туган тел дәресләре укытылуын да белдек. Бик күркәм күренеш – мәҗлесләрдә мөнәҗәт әйтү дә монда гадәти хәл икән. Хатын-кызларның гына түгел, хәтта бер абыйның мөнәҗәт әйтүен дә тыңладык. Никадәр яңа белем алдык!
“ТАТАР УТАРЫ”НДА – КАБАК БӘЙРӘМЕ
Ульян шәһәре уртасында урнашкан “Татар утары” ислам мәгариф-мәдәни үзәгендәге “Кабак бәйрәме” күчмә утырышның төп темасын ачты. “Җир – кешенең яшәү чыганагы” булуын дәлилләгән экспозицияләр, ат арбасына төялгән көзге уңыш – муллык, җирдән җыеп алган икмәк белән тукланучы кош-кортлар, кабактан әзерләнгән ризыклар – болар барысы да балаларга бөртекләп җыелган җир байлыкларын аңлатуга хезмәт итә. “Татар утары”нда тормыш кайный. Бала-чага, яшь-җилкенчәк, апа-абыйлар, әби-бабайлар – барысы да мәш киләләр, кайнашалар, сөйлиләр, аңлаталар. Бер җирдә гармун уйныйлар, икенче урында кабак бәлеше пешерү буенча остаханә, өченчесендә – татар йорты буйлап экскурсия. Үткән гасырның 70нче елларын хәтерләткән бу татар йортындагы экспонатларның күплегенә ис-акылың китә. Никадәр тарих, тел, әдәбият, рәсем, география дәресләренә җитәрлек гаҗәеп материал саклана биредә. Тарихны барлый, үткәндәге йорт җиһазларын, көнкүреш кирәк-яракларын, эш коралларын саклый белә ульянлылар.
Ульян шәһәренең “Киндяковка” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Нур” татар халык театры спектаклен карау да зур тәрбия дәресе булды. Әминә Яхинаның “Аккошым минем” драмасы буенча куелган бу спектакль гаилә кыйммәтләрен сакларга, кеше-кеше мөнәсәбәтләрен аңларга өйрәтә. Әсәрнең нигезендә ничә яшьтә булсаң да аңлап бетереп булмый торган тормыш фәлсәфәсе ята.
ӘБИЛӘР, ӘТИЛӘР КЛУБЛАРЫ ЭШЛИ
Икенче эш көне “Искринка” балалар бакчасыннан башланды. Биредә һәр балага ана телен өйрәнү мөмкинлекләре булдырылган. Бу бакчада Әбиләр, Әтиләр клублары эшли. Әбиләр клубында балаларны йорт эшләренә, Әтиләрнекендә пычкы тотып кисү, чүкеч тотып кагу эшенә өйрәтәләр. “Файдалы суган”, “Йорт салабыз”, “Канатлы дусларга булышабыз” мастер-классларында өлкәннәр һәм балаларның бердәмлеген күрү – бу клубларның максатчан һәм дәвамлы эшләвенә дәлил. Бакчаның бер бүлмәсендә “Әби-бабайда кунакта” этнографик музее да булдырылган. Әбиләр клубы сәхнәләштергән “Аулак өй” күренешендә дә бер ясалмалык юк, барысы да табигый. Гади күзгә дә ярылып яткан бу нәтиҗәле эшне, балалар бакчасының гүзәллеген ничек тудыру серләре белән бакчаның җитәкчесе Ирина Сәйфетдинова таныштырды. Бакчада бөтен кеше эш белән мәшгуль булса да, җанга рәхәт тынычлык хөкем сөрә, ыгы-зыгы юк. Җитәкченең оештыру осталыгы бу! Бу бит тагын күпләргә үрнәк, белем!
БЕР АНАНЫҢ БАЛАЛАРЫ КЕБЕК
Ульян өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендәге һәр мизгел, күргәзмә, остаханә, сәхнәдән әйтелгән һәр сүз бердәм темага – “Җиргә мәдхия уку”га кайтып калды. Үзәк каршындагы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, кунаклар көзге ярминкәдә кайнаштылар. Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рәмилә Сафина сүзен “Ульян өлкәсендәге милли оешмалар бик дус эшлиләр. Бер ананың балалары кебек”, дип башлады. “Үзәктә 22 кеше хезмәт куя. “Хыял тамчылары” балалар фольклор ансамбле, “Идел” халык бию ансамбле, “Урама” фольклор ансамбле эшли. Үзәккә 100 бала йөри. Биредә шөгыльләнүче балалар белән ел саен уздырыла торган борынгы көзге уңыш бәйрәме Сөмбеләне сезгә дә тәкъдим итәбез”, дип дәвам итте. Шулай итеп, борынгы бәйрәмне яңача ачтык, үзебезгә бик үзенчәлекле элементлар алдык.
БЕР КҮҢЕЛНЕ ДӘ БИТАРАФ КАЛДЫРМАДЫ
Пленар утырышны “Сембер татар кызлары белән чынлап горурланам”, дигән сүзләр белән Рәмис Сафин ачты. “Ак калфак” төбәк хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова балаларны хезмәт белән тәрбияләү, аларны җир эшенә өйрәтү хакында сөйләде. Бу эшнең борынгы Сембер төбәгендә төгәл һәм белеп алып барылуын ассызыклады. Сембер төбәге хатын-кызларына Конгрессның Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. Россия Президенты указы белән “Герой ана” исеме бирелгән 10 бала анасы Венера Сатдинованы да бүләкләде.
“Урама” фольклор ансамбле шушы җирлектә яшәүче борынгы халык җырларын сәхнәдән яңгыратты. Никадәр яңа белем алды фольклор яратучылар. Олысы да, кечесе дә бердәм, дус, тату, дөрләп кабынып, янып торучы, дәртләнеп эшләүче коллективлар белән танышу бер күңелне дә битараф калдырмады, билгеле.
Фәридә ХАФИЗОВА,
Әгерҗедәге “Ак калфак“ берләшмәсе әгъзасы.
Фәридә Хафизова (сулдан беренче) “Ак калфак“ әгъзалары һәм балалар белән Ульяндагы музейда. / Фотоны Ф.Хафизова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев