Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗе бакчалары тәрбиячеләре сабыйларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә

6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рафилә ХАФИЗОВА "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә иң яхшы өйрәтүче" бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды. Ике елга бер тапкыр узучы бәйгене үткәрү быел 7нче бакча коллективына йөкләнгән иде. Әлеге бакчада тәрбияләнүче сабыйлар күңелле җыр-биюләре белән конкурсантларны һәм жюри әгъзаларын сәламләделәр. Бәйгедә җиде тәрбияче катнашып, визитка һәм занятие...

6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рафилә ХАФИЗОВА "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә иң яхшы өйрәтүче" бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды.

Ике елга бер тапкыр узучы бәйгене үткәрү быел 7нче бакча коллективына йөкләнгән иде. Әлеге бакчада тәрбияләнүче сабыйлар күңелле җыр-биюләре белән конкурсантларны һәм жюри әгъзаларын сәламләделәр. Бәйгедә җиде тәрбияче катнашып, визитка һәм занятие күрсәтүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Рафилә Хафизовадан азга гына калышып, 8нче бакчадан Елена Обухова - икенче, 4нче бакчадан Валентина Абрамова өченче урынны алдылар.

Балалар бакчалары арасында уздырылган "Яшел ут" бәйгесендә 8нче бакча коллективы җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев