Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗе районында булган юл фаҗигасендә яшь егетнең гомере өзелде

Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте була һәм 19 яшьлек егетнең гомере өзелә.

“Рено Сандеро“ автомобиле көтмәгәндә каршы якка чыга һәм ВАЗ-1112 машинасы белән бәрелешә. Соңгысы белән идарә иткән егетнең хастаханәдә йөрәге тибүдән туктый. Аның янәшәсендә булган әнисенең хәле тотрыклы.

“Рено“ машинасында тулы бер гаиләнең Ижаудан Казанга ял итәргә баруы мәгълүм. Алар кечкенә улларының бер яшь тулган көнен билгеләп үтәргә аквапаркка юл тоткан булалар. Бу машинадагыларның берсенә дә зыян килми.

  • Балаларның махсус утыргычларга урнаштырылган булуы җәрәхәтләнүдән саклап калган, – ди ЮХИДИ  бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов. – Шуңа ата-аналарны тагын бер кат кисәтәсе килә: балаларны махсус җайланмаларга утыртып йөртегез һәм куркынычсызлык каешын тагарга онытмагыз.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү чаралары алып барыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев