Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗедә өч көн эчендә 4 исерек йөртүче ачыкланган

Юл куркынычсызлыгы

Сайлау көннәрендә Әгерҗе автоинспекторлары экипажлары Казан һәм Яр Чаллы экипажлары тарафыннан көчәйтелде.

Район юлларында тәүлек буе җиде экипаж кизү торды: икесе Әгерҗедән, икесе Казаннан һәм өчесе Чаллыдан, шуларның берсе – спорт мотоциклында. Алар районның барлык торак пунктларын да эшләделәр.

Өч көн эчендә барлыгы 4 исерек йөртүче ачыкланган. Берсе – Биектау авылында яшәүче. ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, ул узган ел исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Быел кабат шул хәл Аңа янә җинаять җаваплылыгы яный. Моннан тыш, әлеге гражданинга автомобильне урлап киткән өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

Шулай ук ике «хокуксыз» һәм март аенда транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән бер машина йөртүче дә эләккән. Хокук бозучы бүгенге көндә Әгерҗе изоляторында утыра.

Моннан тыш, куркынычсызлык каешына игътибар итмәү, кечкенә пассажирларны балалар өчен махсус җайланмалардан башка йөртү кебек тупас бозулар теркәлгән.

- Без махсус батальон килгәнче үк көчәйтелгән режимда эшләдек. Дүшәмбедән башлап көн саен диярлек исерек шоферларны ачыкладык, - дип сөйли ЮХИДИ бүлеге башлыгы Олег Капилов. - Гомумән алганда, бер атна эчендә руль артында исерек хәлдә булган 10 тәртип бозучы ачыкланды. Бер очракта гаепле полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтте. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Махсус батальон катнашында масштаблы рейдлар дәвам итәчәк. Болар барысы да районда юл хәлен тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында эшләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев