Исерек машина йөртүчене хөкем иттеләр
Юл хәрәкәте иминлеге
Бу атнада Әгерҗедә салмыш хәлдә руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр.
Җәмәгать суды каршына Садыйков басты. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен аңа 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе материалларына нигезләнеп әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев