Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Юл патруле

Исерек машина йөртүче турында хәбәр ит

Автомобиль маркасын, төсен, дәүләт номерын һәм аның хәрәкәт юнәлешен күрсәтүегез дә сорала

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 12 августка кадәр Әгерҗе районы территориясендә “Аек машина йөртүче” оператив-профилактик чарасы уза. Максаты – юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм исерек хәлдәге йөртүчеләр тарафыннан кылынган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, исерек машина йөртүчеләр катнашындагы аварияләр еш кына иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Район халкының битараф калмауларын сорыйлар: әгәр сез руль артында исереклек билгеләре булган яки юлда үзен сәер тотучы кешене күрәсез икән, шунда ук бу хакта 112 номерына шалтыратып хәбәр итегез. Автомобиль маркасын, төсен, дәүләт номерын һәм аның хәрәкәт юнәлешен күрсәтүегез дә сорала. 

Шуны онытмагыз: юллардагы иминлек һәрберебезгә бәйле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев